Ибне Фадлан турында фильм төшерү турында киңәшмә узды

14 июль 2021 ел 12:13
Ибне Фадлан турында фильм төшерү турында киңәшмә узды

2021 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортында Ибн Фадланның Идел буе Болгарстанына сәяхәтенә багышланган документаль-нәфис фильм әзерләү буенча эшлекле киңәшмә узды. Кинолентаны Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан махсус төшерергә ниятләнә. Билгеле булганча, зур бәйрәм чаралары Болгар шәһәрендә 2022 елның җәендә узачак.

Җыелышта Россия Фәннәр академиясенең Материаль мәдәният тарихы институты фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Вячеслав Кулешов, «Путь Ахмеда ибн-Фадлана» китабы авторы, тарихчы, М. Акмулла исемендәге БДПУ профессоры Владимир Иванов, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов, Ислам дөньясы белән стратегик диалог һәм партнерлык фонды башкаручы директоры Эльмира Садыйкова, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин, тарих фәннәре докторы, Идел буеның урта гасыр археологиясе белгече Айрат Ситдыйков, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фондының хәйрия программаларын гамәлгә ашыру буенча киңәшче Алексей Петров, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов, режиссер-сценарист Рәмис Нәҗмиев һәм башкалар катнашты. 

Киңәшмәдә катнашучылар фильм концепциясен әзерләү белән бәйле төп мәсьәләләр турында фикер алышты, кинолентаның форматы һәм идеологик яктан тулылыгы буенча үз теләкләрен белдерде. Очрашу нәтиҗәләре буенча эксперт төркеме төзү турында коллегиаль карар кабул ителде. Эксперт төркеме кинокартинаның эчтәлеге өчен җаваплы булачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы