Гает алдыннан “Зәкят” фонды 2 авыру балага ярдәм йөзеннән акча җыюны игълан итте

14 июль 2021 ел 12:20
Гает алдыннан “Зәкят” фонды 2 авыру балага ярдәм йөзеннән акча җыюны игълан итте

Корбан гаетенә берничә көн вакыт калып бара. Мөэмин мөселманнарның әлеге олуг бәйрәме алдыннан Диния Нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды авыру балалар өчен күпьеллык гадәт буенча “Без синең белән!” дип исемләнгән хәйрия акциясе игълан итә. Матди ярдәмне быел ике сабый көтә.

Беренче бала – 12 яшьлек Артур Закиров. Малайда ДЦП һәм симптоматик эпилепсия. Инвалидлык белән ул бер яшьтән үк яши һәм ай саен «Добрые руки» реабилитация үзәгендә дәвалану курслары уза. Бу аңа әкрен булса да, уңай үсештә булырга ярдәм итә. Хәзер ул өй шартларында 4 сыйныфта укый, әмма йөрми, сөйләшми, гәрчә сөйләмне аңласа да, «да» һәм «ба» иҗекләрен ачык итеп әйтсә дә, күзләре белән ишарәләр күрсәтә алса да. Артур укыганны тыңларга бик ярата. Ул тернәкләнү курсларын даими рәвештә үтәүгә мохтаҗ. Бер курсның бәясе 60 000 сум. 

Икенче бала – Чулпан Әхмәтшина. Аңа 10 яшь. Кызда ДЦП, гидроцефалия, эпилепсия, ЗПМР, ЗРР... Чираттагы тернәкләнү курсы 100 000 сумны тәшкил итә. «Добрые руки» үзәгендә ул гәүдәсен ныгыта, терсәкләренә таянырга өйрәнә. Бу исә аякларына төшкән нагрузканы җиңеләйтеп, авыртуларын басарга ярдәм итә. 

Әлеге балаларның икесенә дә тернәкләнү курслары азмы-күпме мөстәкыйльлек күнекмәләрен бирә. Аларга ярдәм күрсәтү өчен, 7715 номерына (50 сум) ЗАКЯТ сүзе белән SMS-хәбәр җибәрергә кирәк, шулай ук үзең җибәрергә теләгән сумманы язарга була, мисал өчен ЗАКЯТ 300. Акчалар шулай ук 6390 0262 9014 6262 29 номерлы Сбербанк картасына кабул ителә (Әлмәтов И.М. картасы). Акчаларны җибәргәндә Артурга яки Чулпанга дип күрсәтергә.

Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрне кабуллардан кылса иде!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана