Бүген, зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә, 20 июльдә, барлык мөселманнар иң олы бәйрәмнәрнең берсен – Корбан гаетен билгеләп үтә. Бу уңайдан Татарстан Республикасы мәчетләрендә гает намазлары укылды. Чаралар ковидка каршы кагыйдәләрне үтәп оештырылды. Барлык мәчетләрдә һәм корбан чалу урыннарында санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәү мәҗбүри. Кагыйдәләргә түбәндәгеләр керә: шәхси саклану чаралары (медицина битлеге яисә респиратор), шәхси намазлык куллану, шулай ук кешеләр арасында 1,5 метр буш ара калдыру. Мәчетләргә берьюлы күп дигәндә 100 кешенең кереп намаз укуы рөхсәт ителә. Гаеткә килгән барлык кешеләр дә мәчеткә сыеп бетә алмаган очракта, ишегалдында ачык һавада бәйрәм вәгазен тыңлап, гает намазын уку мөмкин булачак. Моңа кадәр Нәзарәт өлкән яшьтәге кешеләргә һәм сәламәтлегенә зыян килүдән куркучыларга җәмәгать урыннарына, шул исәптән гает намазына барудан тыелып торырга киңәш иткән иде. Корбан чалу гамәлен дә дистанцион рәвештә заказ бирү һәм итне өйгә китереп бирү хезмәтеннән файдаланып үтәргә мөмкин. Быел Казанда корбан чалу 16 махсус мәйданчыкта башкарыла.
Мәчетләрдә гает намазларыннан тыш, Диния Нәзарәте мөхтәсибәтләре татарстанлылар өчен шәһәркүләм гаилә һәм балалар бәйрәмнәре дә әзерли. Алар республика шәһәр һәм районнардагы паркларда, стадионнарда, мәчетләр яны территорияләрендә узачак. Алар да ковидка каршы чаралар күреп оештырылачак.
Мисал өчен, Казанда М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында “Корбан Фест” гаилә фестивале узачак. Бәйрәм Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте тарафыннан казанлылар һәм башкалабыз кунаклары өчен үткәрелә һәм ковидка каршы чаралар күреп оештырыла. Оештыручылар кунаклар өчен бай бәйрәм программасы әзерләде, ул 13:00 сәгатьтә башланачак һәм 17:00-гә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучылар мөнәҗәтләр, нәшидләр, шигырьләр тыңлый алачак, аниматорлардан шоу, вело-шоу һ.б. күрәчәк.
Башка шәһәрләрдә гает уңаеннан оештырылучы чаралар турында түбәндәге кушымтадан белергә мөмкин.