Биектауда ТР Президенты катнашында “Бердәмлек” ислам үзәге ачылды

19 июль 2021 ел 16:14
Биектауда ТР Президенты катнашында “Бердәмлек” ислам үзәге ачылды

Бүген, Гарәфә көнендә (19 июльдә), республикабызда күптән көтеп алынган вакыйга – Биектау районы Биектау авылында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, күпләгән кунаклар, район җитәкчелеге, иганәчеләр, мәчет имамнары катнашында “Бердәмлек” ислам үзәген ачу тантанасы узды. Җитәкчеләр әлеге үзәкнең ачылышы бик мөһим булуын, аның ислам дөньясындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете алдыннан ачылуын билгеләде. Моннан тыш, “Бердәмлек”нең һәр биектаулыны туплап торучы рухи-мәгърифәт, гыйлем алу һәм милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклаучы үзәк булачагына зур ышаныч белдерелде.

Тантана коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан, барлык саклык чараларын күреп, ишегалдында узды. Бәйрәм Биектау районы имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин башкаруында Коръән уку һәм дога кылу белән ачылды. Алып баручы бүгенге тантананың әһәмиятен билгеләп, үзәк төзелешендә Биектау районында яшәүче күпләгән кешеләрнең, иганәчеләрнең тырышып катнашуын әйтеп узды. Беренче булып, биектаулыларның шатлык-сөенечен уртаклашып, җыелган халыкны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде:

– Хөрмәтле дин кардәшләрем! Бүген Биектау районында зур вакыйга. Менә шундый матур Ислам үзәге ачыла. Шушы эшне башкарып чыккан кешеләргә зур рәхмәт. Әлбәттә, бу Ислам үзәге бик кирәк иде. Монда тормыш гөрләп тора. Дин ул – гореф-гадәтләребезне, милләтебезне, телебезне саклауда иң кыска юл. Биредә мәчет кенә түгел, укыту үзәге дә эшләячәк. Рөстәм Галиулла улына, бу эшне башкарып чыкканнарга зур рәхмәт! – диде ул.

Кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да сәламләде: “Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ үзенең бер хәдисендә: “Кем бу дөньяда мәчет төзесә, төзелештә катнашса, Аллаһы Тәгалә бу кешегә җәннәттә бер йорт бүләк итәр”, – диелә, дип искә төшереп узды ул  һәм якынлашып килүче бөек бәйрәм — Корбан гаете белән котлады.

Биектау районы Биектау авылы үзәгендә “Бердәмлек” ислам үзәге төзелеше 2015 елда башланды. Үзәкнең нигезенә беренче таш кую һәм истәлек капсуласы салу тантанасы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашында узды. Үзәк Хәйдәр Бигичев урамы, 1Б адресы буенча урнашкан. Төзелеш эшләре 2021 елның февралендә тәмамланды.

“Бердәмлек” ислам үзәгендә мәчет каршындагы курслар оештыру, имамнарның белемнәрен күтәрү, татар теле дәресләре үткәрү, Коръән ятлау дәресләре оештыру, балаларның ялын – рухи-сәламәтләндерү үзәге эшен оештыру, мөселман һәм татар халык бәйрәмнәрен үткәрү ниятләнә. Моның өчен үзәктә 500 кеше сыйдырышлы намаз уку бүлмәсе (ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен), ашханә, тәһарәтханә, китапханә һәм китап уку заллары, уку сыйныфлары һәм конференц-зал урын алган. 

Бүгенге көндә Биектау авылында биш мәчет, ә район күләмендә 52 мәчет дин кардәшләребез өчен хезмәт итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана