Бүген "Ярдәм" комплексында мәчет һәм тернәкләнү үзәге ачылуына 8 ел тулу нисбәтеннән зур гаилә бәйрәме булып узды. Аның төп кунагы булып Россиянең ахылык артисты, мәчетләр театры җитәкчесе, "Игелек мәктәбе" өстәмә белем бирү программасы авторы Юрий Куклачев булды. Бәйрәмдә казанлылар, өлкәннәр һәм бала-чагалар, "Йөрәк белән ишетергә һәм күрергә" курслары тыңлаучылары катнашты.
Гаилә бәйрәме кысаларында балалар өчен уеннар, тамашалар, мастер-класслар, Юрий Куклачевтан игелек дәресләре уздырылды. Моннан тыш, ул махсус оештырылган пресс-конференция һәм түгәрәк өстәлдә дә катаншты һәм "Ярдәм" мәчетенең социаль эшчәнлеген югары бәяләде.
Бәйрәм "ТАИФ", "Альвар" компанияләре Лига TATFIGHT, РТ буенча СБЕ ММА федерациясе, «Кеды» яшүсмерләр клубы һәм «Арам-зам-зам» үзәге ярдәмендә оештытырылды.