"Ярдәм" мәчетендә кунакта Юрий Куклачев булып китте

19 июль 2021 ел 20:24
"Ярдәм" мәчетендә кунакта Юрий Куклачев булып китте

Бүген "Ярдәм" комплексында мәчет һәм тернәкләнү үзәге ачылуына 8 ел тулу нисбәтеннән зур гаилә бәйрәме булып узды. Аның төп кунагы булып Россиянең ахылык артисты, мәчетләр театры җитәкчесе, "Игелек мәктәбе" өстәмә белем бирү программасы авторы Юрий Куклачев булды. Бәйрәмдә казанлылар, өлкәннәр һәм бала-чагалар, "Йөрәк белән ишетергә һәм күрергә" курслары тыңлаучылары катнашты.

Гаилә бәйрәме кысаларында балалар өчен уеннар, тамашалар, мастер-класслар, Юрий Куклачевтан игелек дәресләре уздырылды. Моннан тыш, ул махсус оештырылган пресс-конференция һәм түгәрәк өстәлдә дә катаншты һәм "Ярдәм" мәчетенең социаль эшчәнлеген югары бәяләде.

Бәйрәм "ТАИФ", "Альвар" компанияләре Лига TATFIGHT, РТ буенча СБЕ ММА федерациясе, «Кеды» яшүсмерләр клубы һәм «Арам-зам-зам» үзәге ярдәмендә оештытырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана