Бүген, бөек Корбан бәйрәмендә, Татарстанның барлык мәчетләрендә гает намазлары үткәрелде. Пандемия шартларында алар Роспотребнадзор таләпләрен үтәп — социаль аралыкны саклап, шәхси намазлыклар һәм битлекләр киеп оештырылды. Җылы һәм коры һава торышын исәпкә алып һәм коронавирус инфекциясенең таралуын кисәтеп, Диния нәзарәтенең аерым мөхтәсибәтләре һәм мәчетләре бәйрәмне шәһәр стадионнарында, футбол мәйданнарында, мәчет яны территорияләрендә оештырды. Мисал өчен, гаетне шундый рәвештә Казанның «Ярдәм» һәм «Кабан арты» кебек мәчетләрдә, шулай ук Баулы, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Югары Ослан, Зәй һәм башка мөхтәсибәтләрдә уздырдылар. Бәйрәм чараларын болай итеп оештыру барлык теләүчеләргә дә катнашырга мөмкинлек бирде. Мөселман дин кардәшләргә район һәм шәһәр башлыклары, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр дә кушылды.
Татарстанда гает әле өч көн киңколачлы хәйрия чаралары, шәһәркүләм гаилә бәйрәмнәре һәм корбан чалу белән дәвам итәчәк. Алар барысы да ковидкакаршы кагыйдәләрне үтәп оештырыла.