Татарстанның аерым мөхтәсибәтләре һәм мәчетләре гаетне ачык һавада уздырды

20 июль 2021 ел 14:04
Татарстанның аерым мөхтәсибәтләре һәм мәчетләре гаетне ачык һавада уздырды

Бүген, бөек Корбан бәйрәмендә, Татарстанның барлык мәчетләрендә гает намазлары үткәрелде. Пандемия шартларында алар Роспотребнадзор таләпләрен үтәп — социаль аралыкны саклап, шәхси намазлыклар һәм битлекләр киеп оештырылды. Җылы һәм коры һава торышын исәпкә алып һәм коронавирус инфекциясенең таралуын кисәтеп, Диния нәзарәтенең аерым мөхтәсибәтләре һәм мәчетләре бәйрәмне шәһәр стадионнарында, футбол мәйданнарында, мәчет яны территорияләрендә оештырды. Мисал өчен, гаетне шундый рәвештә Казанның «Ярдәм» һәм «Кабан арты» кебек мәчетләрдә, шулай ук Баулы, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Югары Ослан, Зәй һәм башка мөхтәсибәтләрдә уздырдылар. Бәйрәм чараларын болай итеп оештыру барлык теләүчеләргә дә катнашырга мөмкинлек бирде. Мөселман дин кардәшләргә район һәм шәһәр башлыклары, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр дә кушылды.

Татарстанда гает әле өч көн киңколачлы хәйрия чаралары, шәһәркүләм гаилә бәйрәмнәре һәм корбан чалу белән дәвам итәчәк. Алар барысы да ковидкакаршы кагыйдәләрне үтәп оештырыла. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана