Нәзарәткә мөфтиләр Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм Әлбир хәзрәт Крганов килде

21 июль 2021 ел 17:30

Бүген Зөлхиҗҗә аеның 11 нче көнендә (21 июльдә), Нәзарәткә Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Мәскәү мөфтияте” Үзәк төбәге рәисе, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов килде. Аларны биредә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кабул итте. Татарстан башкаласына алар православ соборының ачылыш тантанасында катнашу өчен килгән, әмма гает көннәрендә мөфтиятне дә күреп китәргә булды. 

Мөфтиләрнең очрашуы бик җылы, дустанә мохиттә узды. Иң беренче чиратта хәзрәтләр мөфти Тәлгать хәзрәткә ияреп өйлә намазын укыды. Соңыннан эшлекле әңгәмә башланды: алар күбрәк гаетне уздыруның быелгы үзенчәлекләре турында, Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми рәвештә кабул ителүнең 1100-еллыгына әзерлек, Россиядә ислам мәгарифе һәм өммәт язмышы хакында сөйләште. Камил хәзрәт аларны шулай ук Татарстан мөфтиятенең соңгы казанышлары һәм әһәмиятле үсеш юнәлешләре белән таныштырды, Татарстанда Корбан гаетенең беренчел нәтиҗәләре турында әйтте.  

Ахырдан Камил хәзрәт очрашу истәлеге итеп кунакларга татар кылычлары бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана