Иртәгә Болгарда егетләр өчен 12 нче Россиякүләм мөселман яшьләре форумы башланып китәчәк

23 июль 2021 ел 10:12

24-31 июль көннәрендә Болгар шәһәрендә егетләр өчен 12 нче мөселман яшьләре форумы үтәчәк. Форум 18-30 яшьләрдәге 100 яшь кеше катнашында «Болгар» музей-тыюлыгының палаткалы шәһәрчегендә узачак. Слетның географиясе киң: әлеге чарага Казахстан, Махачкала, Кузбасс, Оренбург, Ижау, Мәскәү, Самара, Берлин, Башкортостан, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләреннән, Татарстан районнарыннан егетләр киләчәк.

Форумда катнашучылар җиде көн дәвамында остазларның кызыклы лекцияләрен тыңлаячак, мастер-классларда, интеллектуаль уеннарда, тренингларда, семинарларда катнашачак, хәзерге заман мөгаммәләтен һәм ислам финансларын үзләштерәчәк. Форумның төп спикеры - ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге белгече, РИИ укытучысы, гакыйдә, Хәнәфи фикһы буенча китаплар һәм мәкаләләр авторы Әхмәд хәзрәт Әбү Яхъя. Форумда катнашучылар алдында шулай ук “Ак Барс Капитал” компаниясенең этик финанслар инструментлары идарәсе башлыгы Руслан Хәлиуллин чыгыш ясаячак. Теоретик материаллар айкидо һәм капоэйр, кылыч белән эш итү осталыгы буенча дәресләр белән үрелеп барачак.

Чара Ислам дине аша мөселманга хас булырга тиешле берничә “үзле” сыйфатны - үз юлыңны таба белү (һөнәр сайлауда, гаиләдә, җәмгыятьтә, иҗатта), үз-үзеңне үстерү, үзаңлы булу, үз-үзеңне бәяли белү, үз-үзеңне хөрмәт итү, үзеңне кулда тоту кебек яхшы гадәтләрне үзләрендә тәрбияләргә  мөмкинлек бирәчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана