Корбан гаетендә Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды ике авыру бала өчен акча җыйды

26 июль 2021 ел 14:49
Корбан гаетендә Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды ике авыру бала өчен акча җыйды

Диния Нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды куанычлы хәбәр белән уртаклашырга ашыга. Корбан гаете алдыннан игълан ителгән «Ты не один — Без синең белән» хәйрия акциясе кысаларында ике авыру баланың дәвалану курслары өчен акча җыелып бетте. Быел матди ярдәмгә 12 яшьлек Артур Закиров һәм 10 яшьлек Чулпан Әхмәтшина мохтаҗ иде.

Артурда — ДЦП һәм симптоматик эпилепсия. Инвалидлык белән ул бер яшьтән үк яши һәм ай саен «Добрые руки» реабилитация үзәгендә дәвалану курслары уза. Бер курсның бәясе 60 000 сум. Тернәкләнү курсларын даими рәвештә үтәү аңа әкрен булса да, уңай үсештә булырга ярдәм итә. Хәзер ул өй шартларында 4 сыйныфта укый, әмма йөрми, сөйләшми, гәрчә сөйләмне аңласа да, «да» һәм «ба» иҗекләрен ачык итеп әйтсә дә, күзләре белән ишарәләр күрсәтә алса да. Артур укыганны тыңларга бик ярата.

Икенче бала – Чулпан Әхмәтшина. Аңа 10 яшь. Кызда ДЦП, гидроцефалия, эпилепсия, ЗПМР, ЗРР... Чираттагы тернәкләнү курсы 100 000 сумны тәшкил итә. «Добрые руки» үзәгендә ул гәүдәсен ныгыта, терсәкләренә таянырга өйрәнә. Бу исә аякларына төшкән нагрузканы җиңеләйтеп, авыртуларын басарга ярдәм итә. 

Әлеге балаларның икесенә дә тернәкләнү курслары азмы-күпме мөстәкыйльлек күнекмәләрен бирә. Җыелган акчалар якын арада тернәкләндерү үзәгенә балалар исеменә күчереләчәк. «Зәкәт» хәйрия фонды сабыйларга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтен белдерә. Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрне кабуллардан кылса иде!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана