Мөфти Әлмирә Әдиатуллинаның вафат булуы уңаеннан кайгы уртаклаша

27 июль 2021 ел 11:01
Мөфти Әлмирә Әдиатуллинаның вафат булуы уңаеннан кайгы уртаклаша

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин күренекле җәмәгать эшлеклесе Әлмирә ханым Әдиатуллинаның вафат булуы уңаеннан кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде:

"Татар милләте һәм Россия өммәте олы югалту кичерә: безнең арадан бүген халкыбызның горурлыгы һәм йөз аклыгы, күренекле шәхес, танылган җәмәгать эшлеклесе, “Мөслимә” оешмасы җитәкчесе, илебез мөселманнарының хокукларын яклаган һәм милли яңарышның чишмә башында торган Әлмирә апа Әдиатуллина китеп барган. Күңелләрдә кайнаган җан ачысын сүз белән әйтеп бетерерлек түгел, йөрәк сыкрый, әрни, сызлана. Шул ук вакытта милләтебез һәм динебез хакына куйган тырышлыкларын Раббыбыз кабул әйләсен дип дога кылганда, калебләребездә Әлмирә апа Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләренә һәм ризалыгына ирешкәндер, дигән куанычлы зур өмет бар. Җәмәгать, татар халкы Әлмирә ханым алдында бурычлы, шуңа күрә бөтен ихласлыгыбызны җыеп, аның рухына догалар укыйк, Раббыбыздан Әлмирә апаны рәхим-шәфкатеннән ташламасын, урынын оҗмахтан итсен иде, дип сорыйк. Амин. 

Диния Нәзарәте һәм шәхсән үземнән чын күңелдән Әлмирә апаның якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгаләдән аларга зур югалтуны күтәрергә ярдәм, сабырлык һәм ныклык бирүен сорыйбыз. 

إنا لله وإنا إليه راجعون

“Без Аллаһыдан килгәнбез һәм Аллаһыга кайтачакбыз”.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана