Татарстан мөфтие KazanSummit кунакларын – дәүләт илчесе җитәкчелегендәге Иран делегациясен кабул итте

28 июль 2021 ел 14:54
Татарстан мөфтие KazanSummit кунакларын – дәүләт илчесе җитәкчелегендәге Иран делегациясен кабул итте

Бүген,  “Россия – ислам дөньясы: KazanSummit 2021” XII Халыкара икътисади саммитының беренче көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте резиденциясе зур форумның күпләгән кунакларын кабул итә. Биредә, Галиев мәчетенең тарихи комплексында, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сөйләшүләр алып барырга теләк белдерүче чит ил делегатлары белән очрашулар уздыра. Шундый очрашуларның берсе Иран Республикасының Россия Федерациясендәге гадәттәнтыш һәм тулывәкаләтле илчесе Казем Җәләли белән узды. Аның белән бергә мөфти янына илчелекнең киңәшчеләре Бахрам ХЕЙДАРИ һәм Габбас ЗОЛФАГАРИ, Иран Республикасының Казандагы генераль консуллыкның вице-консулы Масуд МОЛЛАИ, “Мир бизнес банк” генераль директоры Мохаммад Хаззар, “Мир бизнес банк”ның Казандагы филиалы директоры Сәйәд Сәет Вакили һ.б. килде. 

Камил хәзрәт кунакларга күпмилләтле җәмгыять шартларында Россиядә исламның үсеш үзенчәлекле, Татарстандагы мөселман дини оешмаларның системасы һәм Диния Нәзарәтенең өстенлекле эш юнәлешләре белән таныштырды. Алар рәтендә ул Коръәнне өйрәнүне, мәгърифәтчелек, нәшрият, хәләл сертификатлаштыру, хәйриячелек һ.б. атады. Ул шулай ук иранлыларга Нәзарәтнең иң зур һәм танылган проектлары турында сөйләде, мисал өчен, Коръәнне татар һәм рус телләренә тәрҗемә итү, мобиль кушымталар, “Хозур ТВ” телеканалы, беренче татар онлайн-мәдрәсәсе. Моннан тыш, мөфти хәзрәт кунакларга кыскача татар халкының тарихы һәм мәдәнияте турында сөйләде һәм Россия мөселманнарының тиздән Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам динен кабул ителүнең 1100-еллыгын каршылаулары, Идел буенда күп гасырлар дәвамында тәсәвеф традицияләре барлыгы һәм күренекле татар ишаннары, дин галимнәре хакында бәян итте.

Очрашу истәлеге итеп, җитәкчеләр бер-берсенә бүләкләр биреште. Камил хәзрәт илчегә “Калям Шариф. Перевод смыслов” китабының эксклюзив басмасын тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана