Мөфти нәзарәттә Ислам сәүдә-сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы палатасы Генераль сәркатибе белән очрашты

28 июль 2021 ел 16:00
Мөфти нәзарәттә Ислам сәүдә-сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы палатасы Генераль сәркатибе белән очрашты

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 18нче көнендә (28нче июльдә), XII «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2021» халыкара икътисади саммиты кысаларында Нәзарәттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чираттагы кунакларны каршы алды – аның белән эшлекле сөйләшүгә Ислам сәүдә-сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы палатасы Генераль сәркатибе (ICCIA) Юсеф Хәсән Хәләви килде. Мөхтәрәм кунакны шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов озата йөрде.

Очрашуны җитәкчеләр Галиев мәчете комплексын һәм хәзерге вакытта төзекләндерү эшләре алып барылучы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе бинасын караудан башладылар. Камил хәзрәт тарихи комплексны үстерү, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә заманча уку-укыту таләпләреннән чыгып эшне оештыру буенча планнары белән уртаклашты.

Аннары кунаклар очрашуны нәзарәттә дәвам итте һәм мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөфтиятнең “Хозур” нәшрияты тарафыннан дөнья күргән истәлекле басмалар белән таныштырып, аларны бүләк итеп бирде. Шундыйларның берсе – Мәрҗәнинең алты томлык хезмәтләренең репринт-басмасы. Галимнең иске татар һәм гарәп телендә язылган хезмәтләре, шулай ук мөселманнар арасында татарларларның беренче булып басма Коръән чыгаруы кунакта зур кызыксыну уятты. Ул китапларны истәлеккә алып китте һәм Камил хәзрәттән татар халкының рухи, мәдәни, дини мирасына караган истәлекләр, тарихи ядкарьләр турында сорашып белде. Кунакны татар халык ашларыннан алып, ахыр чиктә Мәдинә шәһәрендә төпләнеп калган татарлар тарихы да кызыксындырды. Идел буенда ислам диненең таралуы, ватандашларыбызның хаҗ сәфәреннән алган истәлекләре, татар атлары, батыр образы һ.б. буенча матур, тирән эчтәлекле әңгәмә узды. Республикада зур колач белән алып барылган дини һәм милли эшчәнлекнең кайбер юнәлешләре буенча шулай ук Марат Әхмәтов аңлатмалар бирде.

Очрашу истәлеге итеп, җитәкчеләр бер-берсенә бүләкләр биреште. Ислам сәүдә-сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы палатасы Генераль сәркатибе (ICCIA) Юсеф Хәсән Халави Татарстан мөфтиенә затлы итеп әзерләнгән Коръән китабын бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана