Мөфти Нәзарәттә Согуд Гарәбстаны илчесе белән очрашты

29 июль 2021 ел 11:35
Мөфти Нәзарәттә Согуд Гарәбстаны илчесе белән очрашты

Бүген, “Россия – ислам дөньясы: KazanSummit 2021” XII Халыкара икътисади саммитының икенче көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте резиденциясенә чираттагы зур кунаклар килә. Мисал өчен, иртүк мөфти Нәзарәттә Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Абдуррахман Бин Сөләйман Әл Әхмәд белән очрашты.

Мөхтәрәм кунак Татарстан мөфтияте белән танышуны шәригать мәсьәләләре бүлегеннән башлады. Биредә мөфти хәзрәт Казанда 1899 елда кыйраәтләр белән басылган уникаль Кәлам Шәриф китабын, Госман радыйаллаһу ганһүгә нисбәт ителгән Коръән кулъязмасын күрсәтте. Шулай ук мөфти хәзерге вакытта әлеге бүлек хезмәткәрләре тарафыннан Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап яңа басма Коръән әзерләнүе турында сөйләп узды. Сүз Коръәннең мәшһүр “Казан басмасы”н хәзерге компьютер шрифты нигезендә басмага әзерләү турында. Әлеге шрифт мөфтият тарафыннан шул ук исемдәге аутентик типографик оттискысыннан ясап цифрлаштырылды. 

Очрашу алга таба чәй өстәле янында дәвам итте. Мөфти Согуд Гарәбстаны илчесенә Диния нәзарәте һәм аның карамагындагы оешмаларның эшчәнлеге, беренче татар онлайн-мәдрәсәсе, “Хозур ТВ” телеканалы, аның аудиториясе һәм географиясе, мобиль кушымталар, басылып чыккан китаплар – “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә”, “Сәхих әл-Бохари” хәдисләр җыентыгының «Зубдат» версиясе турында тәфсилләп сөйләде. Коръәнне өйрәнү, мәгърифәтчелек, нәшрият, хәйриячелек һ.б. хакында илче шулай ук нәзарәт әзерләп бастырган буклет ярдәмендә танышты, эшчәнлеккә югары бәясен бирде.

Очрашу истәлеге итеп, җитәкчеләр бер-берсенә бүләкләр биреште. Камил хәзрәт илчегә Коръән китабының эксклюзив басмасын, ә кунак исә Татарстан мөфтиенә истәлекле сувенир тапшырды.

Кичә, “Россия – ислам дөньясы: KazanSummit 2021” XII Халыкара икътисади саммитының беренче көнендә, ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте резиденциясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук Иран Республикасының Россия Федерациясендәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Казем Җәләлине, Ислам сәүдә-сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы палатасы Генераль сәркатибе (ICCIA) Юсеф Хәсән Хәләвине кабул итте, шулай ук саммит мәйданчыгында хәләл стандарты буенча аккредитация ясаучы Төркия дәүләт оешмасы җитәкчесе Җәфар Сойлу белән очрашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана