Катар дәүләтенең Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Нәзарәт эшчәнлеген югары бәяләде

29 июль 2021 ел 13:11
Катар дәүләтенең Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Нәзарәт эшчәнлеген югары бәяләде

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 18 көнендә (29 июльдә), Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Россия – ислам дөньясы: KazanSummit 2021” XII Халыкара икътисади саммитының кунакларын – Катар дәүләтенең Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе шәех Әхмәд бине Насыйр бине Җәсим Әл Тани җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте. Әйтергә кирәк, Катарның рәсми дәүләт вәкиле Татарстанга тәүге тапкыр килгән һәм республика мөфтияте белән багланышлар алып баруга зур кызыксынуын белдереп кенә калмады, ә нәзарәтнең күпкырлы эшчәнлегенә һәм ислам өлкәсендәге казанышларына хәйран калып китте.

Беренче чиратта Камил хәзрәт кунакларны Нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү өлкәсендәге хезмәтен күрсәтте. Ул аларны Шәригать мәсьәләләре буенча бүлек белгечләре – хафизлар һәм галимнәр белән таныштырды һәм хәзерге вакытта алар тарафыннан Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап яңа басма Коръән әзерләнүе турында сөйләп узды. Сүз Коръәннең мәшһүр “Казан басмасы”н хәзерге компьютер шрифты нигезендә басмага әзерләү турында. Әлеге шрифт мөфтият тарафыннан шул ук исемдәге аутентик типографик оттискысыннан ясап цифрлаштырылды. Моннан тыш, илчегә нәзарәтнең ике зур фәнни хезмәтен – Коръәннең татарча һәм русча мәгънәви тәрҗемәләрен дә тәкъдим иттеләр. 

Алга таба очрашу кысаларында Камил хәзрәт Нәзарәтнең башка күп төрле эш юнәлешләре турында бәян итте. Мисал өчен, кунаклар нәзарәттә тормышка ашырылган мәгариф системасы, хәйриячелек, яшьләр сәясәте, аерым онлайн-проектлар, спорт башлангычлары, нәшриятчелек һ.б. турында белде. 

Диния Нәзарәтенең дин юлында һәм Россия өммәте файдасына тормышка ашырылган күпсанлы проектлары һәм казанышлары шәехне таң калдырды. Ул мондый эшчәнлекнең Россия үзәгендә, Казанда алып барылуына зур куаныч белдерде. 

Катар дәүләтенең Россиядәге гадәттәнтыш һәм тулывәкаләтле илчесе шәех Әхмәд бине Насыйр бине Җәсим Әл Тани – чит ил дәүләтләреннән килеп, Диния Нәзарәте резиденциясен барып күргән өченче рәсми вәкил. Аңа кадәр саммитның ике көне эчендә Камил хәзрәт Иран Республикасының Россия Федерациясендәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Казем Җәләлине һәм Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Абдуррахман Бин Сөләйман Әл Әхмәдне кабул итте. Барлык очрашулар чит ил кунакларының соравы буенча оештырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана