KazanSummit мәйданчыгында Россиядә һәм Ислам хезмәттәшлеге илләрендә хәләл сертификацияләү мәсьәләсе буенча сессия узды

29 июль 2021 ел 17:44
KazanSummit мәйданчыгында Россиядә һәм Ислам хезмәттәшлеге илләрендә хәләл сертификацияләү мәсьәләсе буенча сессия узды

Бүген “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә XII «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2021» халыкара икътисад саммиты мәйданчыгында Россия Федерациясендә һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ОИС) илләрендә хәләл сертификацияләү буенча органнарны аккредитацияләү мәсьәләләренә багышланган сессиясе узды. Сессия Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарт буенча комитет һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан оештырылды.

Әлеге чараның шәрәфле кунагы – Аккредитацияләү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Назарий Скрыпник булды. Кунаклар арасында шулай ук GSO президенты Сауд Әл-Хусайби, GSO стандартлаштыру һәм метрология буенча директор Одэй Әл-Бухамад, “БелХаляль” стандартлаштыру буенча үзәк җитәкчесе Рөстәм Хасеневич,хәләл стандарты буенча аккредитация ясаучы Төркия дәүләт оешмасы җитәкчесе Җәфар Сойлу Росстандарт каршындагы “Хәләл” азык-төлек һәм хезмәтләр" 704 нче техник комитеты рәисе Рәфикъ Мөхәммәтшин һ.б. бар иде.

Әлеге сессиядә спикерлар хәләл продукция җитештерүче предприятиеләрнең халыкара базарларга чыгу, сертификацияләүче оешмаларның шушы процессларга йогынтысы, шулай ук Россиянең һәм чит илләрнең сертификацияләүче һәм аккредитация бирүче оешмалары арасында багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Сессияне Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасы җаваплы сәркатибе, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев алып барды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана