Мөфти KazanSummit-ның пленар өлешен «Әл-Хәшр», ягъни «Җыен» сүрәсенең аятьләре белән ачып җибәрде

29 июль 2021 ел 16:27
Мөфти KazanSummit-ның пленар өлешен «Әл-Хәшр», ягъни «Җыен» сүрәсенең аятьләре белән ачып җибәрде

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 19нчы көнендә (29нчы июльдә), Казанда XII Халыкара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» икътисад саммитының пленар утырышы булып узды. Саммитның төп рәсми өлешен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ачып җибәрде - ул Изге Коръәннең аятьләрен укыды. Мөселманнар башлыгы мөселман илләреннән килгән күпләгән кунаклардан торган җыен алдында “Әл-Хәшр”, ягъни «Җыен» сүрәсенең 20-24нче аятьләрен башкарды. Аларда Аллаһыдан башка илаһ юклыгы, Раббыбызның барнәрсәне Барлыкка китерүче, Бөек һәм Хикмәт иясе, күренмәгәнне дә, күренгәнне дә Белүче, һәрнәрсәнең Хуҗасы, Чын бөеклеккә бердәнбер ия булучы һәм Үзенә буйсындыручы булуы турында сөйләнә:

“20. Ут әһелләре (булу хакын алган кяферләр) белән (иманга һәм тәкъвалыкка ябышып,) җәһәннәм әһеле (булуны хак иткән кешеләр) бертигез түгел. Җәннәт әһелләре – уңышка ирешүчеләр. 21. Әгәр дә Без бу (кадәрле әһәмиятле мәсьәләләрне эченә алган) Коръәнне бер тауга иңдергән (һәм аңа да сезгә биргән кебек акыл биргән) булсак, син аны Аллаһтан куркудан буйсынган хәлдә яргаланганын күрер идең. Бу мисалларны Без кешеләргә фикерләсеннәр дип китерәбез. 22. Ул Аллаһ ки, Аннан башка (гыйбадәткә лаек) һичбер илаһ юк. Ул – (бер генә барлыкның да гыйлеме һәм тойгысы ирешә алмаслык) күренмәгәнне дә, (һәркем тарафыннан) күренгәнне дә (дөньяда да, Ахирәттә дә, юкны да, барны да бик яхшы) белүче. Ул – (дөньяда мөэмин-кяфер аермыйча, һәр мәхлугын соң дәрәҗәдә кызганган һәм чын мәгънәсендә нигъмәт биргән) Шәфкатьле, Рәхимле. 23. Ул Аллаһ ки, Аннан башка (гыйбадәткә лаек) һичбер илаһ юк. Ул – (һәрнәрсәнең) Хуҗасы, Кимчелексез, (Үзе барлыкка китергәннәргә) Иминлек һәм тынычлык бирүче, (Үзенең тугрылыклы колларына) Ышаныч һәи иминлек бирүче, Үзенә буйсындыручы, Бөек (Җиңелмәс), (Көч-куәткә ия, бар нәрсә белән дә) Идарә итүче, Чын бөеклеккә бердәнбер ия булучы. Аллаһ аларның ширек кылган нәрсәсеннән (соң дәрәҗәдә пакь һәм) ерак. 24. Ул Аллаһ – (һәрнәрсәне бер хикмәт белән) Барлыкка китерүче, (кимчелекләрсез) Бар итүче, (бар нәрсәгә) Калып, рәвеш бирүче. Иң күркәм (мәгънәләрне белдергән) исемнәр дә – Аныкы. Күкләрдә һәм җирдә булучылар Аны (мактап) тәсбих итә. Ул Бөек (Җиңелмәс), Хикмәт иясе”.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркия Республикасының сәүдә министры Мехмет Муш, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең тышкы сәүдә министры Тани Әхмәд Әл Зәйүди, Кыргызстан Республикасының инвестицияләр министры Алмамбет Шыкмаматов, Төркиянең TOBB палаталар һәм биржалар союзы президенты Рифат Хисарджиклыоглу, «Россия экспорт үзәге» АҖ генераль директоры Вероника Никишина, Бөтендөнья Хәләл Саммиты советы президенты Юныс Эте, шәхси секторны үстерү буенча Ислам корпорациясе җитәкчесе Аймен Әмин Седжини һәм башкалар катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана