Кайбыч мөхтәсибәте яшь шәкертләр өчен Сабантуй оештырды

03 август 2021 ел 10:50
Кайбыч мөхтәсибәте яшь шәкертләр өчен Сабантуй оештырды

Кайбыч районы мөхтәсибәте рухи-сәламәтләндерү үзәкләрендә укуларын тәмамлаган балалар өчен «Сабан туе» бәйрәме оештырды. Әлеге чарада Кайбыч районы хакимияте башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, имамнар, укытучылар һәм 200гә якын бала катнашты. Бәйрәм Олы Кайбыч авылында Сабантуй мәйданында үтте.

Бәйрәмдә балалар милли уеннарда көч сынаштылар, чүлмәкләр ваттылар, капчык киеп йөгерделәр һәм командаларга бүленеп аркан тарттылар. Командалы аркан тарту ярышында егетләрдән беренчелекне – Олы Кайбыч, икенче урынны – Түбән Кошман, өченче урынны – Югары Кошман авылы балалары яулады. Кызлардан беренчелекне – Олы Кайбыч, икенче урынны – Борындык, өченче урынны – Югары Кошман авылы кызлары яулады. Нәни балалар өчен күзне бәйләп уенчыклар кисү һәм башка мавыктыргыч уеннар оештырылды.

Быел Кайбыч районының унбер мәхәлләсендә – Борындык, Шүшермә, Колангы, Имәнле-Бортас, Олы Урсак, Мөрәле, Югары Кошман, Түбән Кошман, Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Чүти авылларында рухи-саләмәтләндерү үзәкләре эшләде. Әлеге үзәкләрдә 186 бала ял итте һәм дини белемнәрен арттырды. Дәресләрне җирле имамнар, мәхәллә укытучылары алып барды һәм Казан шәһәре “Мөхәммәдия” мәдрәсәсеннән килгән алты шәкерт ярдәм итте. Шәкертләр Колангы, Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Югары Кошман авылларында дини практикаларын узып имамнарга ярдәм иттеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9

Соңгы яңалыклар

Камил хәзрәт Сәмигуллин архимандрит Всеволод вафат булуы сәбәпле кайгыны уртаклашты

Бүген иртән Раифа Богородица ирләр монастыренең архимандриты Всеволод вакытсыз үлде. Камил хәзрәт...

20 август 2016 ел 17:36

Бөгелмәнең Подлесный бистәсендә яңа мәчет ачылды

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөгелмә районына эшлекле сәфәр кыла. Сәфәр...

20 август 2016 ел 15:30

"Аллаһы Тәгаләгә көчле кешенең табынуы көчсез кешенең табынуына караганда яхшырак"

Татарстан мөфтие Бөгелмәдә мөселман яшьләре арасында оештырылган футбол буенча турнирның ачылышында...

20 август 2016 ел 14:28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы