“Хозур” нәшрият йорты “Җәннәт хакында туксан тугыз сорау” китабын нәшер итте

05 август 2021 ел 11:12
“Хозур” нәшрият йорты “Җәннәт хакында туксан тугыз сорау” китабын нәшер итте

Шушы көннәрдә Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йортында барлык мөэминнәрне дә кызыксындырган мәсьәләгә багышланган яңа китап чыкты, ул “Җәннәт хакында туксан тугыз сорау” дип атала. Әлеге хезмәтнең авторы – төрек дин белгече Абдуллаһ Нәкышчы.

Китапны укып, күпләгән сорауларга – Җәннәткә беренче булып кемнең керүе, Җәннәтнең баскычлары һәм капкалары, Җәннәт әһелләренең ризыклары һәм эчемлекләре һ.б. сорауларга җаваплар табарга мөмкин. Шулай ук укучылар хур кызлары һәм хур егетләре, Җәннәт әһелләренең яше турында белеп кенә калмыйча, Җәннәткә җеннәр керәме, мөэминнәрнең үзләренең якыннары белән очрашалармы дигән сорауларга да җавап таба ала.

Китапны “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм читтән торып заказ бирергә мөмкин.

Кибет адресы: Казан шәһәре, Париж Коммунасы урамы, 6нчы йорт. Тел.: +7 (960) 072-74-63.

Склад адресы: Казан шәһәре, Газовая урамы, 14нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09.

Интернет-кибет: huzurshop.ru

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана