Нәзарәтнең “Зәкят" хәйрия фонды сукбайлар һәм мохтаҗларга кайнар ашлар таратуны дәвам итә

06 август 2021 ел 14:44
Нәзарәтнең “Зәкят" хәйрия фонды сукбайлар һәм мохтаҗларга кайнар ашлар таратуны дәвам итә

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды урамда йортсыз-җирсезләр һәм мохтаҗларны бушлай ашатуын дәвам итә. Бүген аларга Казанның Борһан Шаһиди урамындагы скверда иртәнге сәгать уннан (10.00) кайнар ашлар таратыла башлады. Итле аш белән пылаудан авыз итәргә, сырник һәм круассан белән чәй эчәргә дип 70тән артык кеше килгән иде. Чәй эчү өчен ризыкларны йорт эшләрен алып бару дәресләрендә үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар әзерләде. Беренче һәм икенче ашларны әзерләү өчен азык-төлекне нәзарәтнең “Зәкят” фонды тарафыннан бирелде һәм аларны әзерләүдә “Азу” кафесы ярдәм күрсәтте. Сукбайлар һәм мохтаҗлар алга таба да һәр дүшәмбе һәм җомга көннәрендә яңа гына пешеп чыккан, кайнар ризыклар ашый алачак.

Нәзарәтнең мондый хәйрия чараларында катнашучылар – авыр хәлдә калган йортсыз-җирсезләр, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, өлкән яшьтәге ялгыз карт-карчыклар. Аларга беренче һәм икенче ризыклардан итле аш һәм пылау, ипи, чәй тәкъдим ителә. “Зәкят” хәйрия фонды шулай ук волонтёрларны әлеге акцияне оештыруда ярдәм итәргә чакыра. Теләге булган һәркем бу изге эштә катнаша ала. Моның өчен 225-33-22 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

Моннан тыш, Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм "Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге" коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән берлектә авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү максатыннан, башка пунктлар да эшләп килә. Кешеләрне кайнар аш һәм кием-салым белән тәэмин итү буенча әлеге пунктларга Симонов урамы, 3нче йорт адресы буенча “Рәхмәтулла” мәчете территориясендә һәм Авангардная урамы, 58нче йорт адресы буенча урнашкан йорт каршында булачак мәчет урынында һәм Борһан Шаһиди урамы, 26нчы йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Мохтаҗларга бушлай ярдәм» комплексы белән хезмәттәшлеге 2014 елдан бирле «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» автономияле коммерцияле булмаган оешма белән арасында төзелгән килешү нигезендә алып барыла. «Мохтаҗларга бушлай ярдәм» комплексы эшчәнлеге күренекле җәмәгать эшлеклесе Азат Гайнетдинов җитәкләгән Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100