Татарстан мөфтие ТР Альпинизмы федерациясе президенты белән очрашты

13 август 2021 ел 12:26
Татарстан мөфтие ТР Альпинизмы федерациясе президенты белән очрашты

Бүген, Мөхәррәм аеның 5 нче көнендә (13 августта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР Альпинизмы федерациясе президенты Раил Бәдретдинов белән очрашты. Алар Камил хәзрәт Сәмигуллинның, мөселман һәм православие дине вәкилләреннән торган төркемне җитәкләп, Эльбрус тавына күтәрелүе, Татарстанда яшәүче альпинистларның әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Алга таба үсеш юллары турында киңәш-табыш иттеләр. Раил Бәдретдинов Камил хәзрәтнең тәвәккәллек тулы шушы гамәленә соклануын белдерде һәм алга таба бу юнәлештә уңышлар теләде, үз тәҗрибәсе һәм киңәшләре белән бүлеште. Ә Камил хәзрәт бик җанлы итеп экспедициянең үзенчәлекләре турында сөйләде. Очрашу бик ихлас узды.

Билгеле булганча, экспедиция составына  10 кеше керде - Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, ТР джиу-джитсу Федерациясе президенты, Абу-Дабидагы дөнья чемпионаты призеры Айрат Кәлимуллин, танылган эшмәкәр Айдар Булатов, кинорежиссер Ренат Хабибуллин, иеромонахлар Амвросий (Горновский) һәм Варсонофий (Обозов) һ.б. Эльбрусның иң югары ноктасын - диңгез өсте тигезлегеннән 5642 метрны - штурмлау 2021 елның 7 августыннан 8 августына каршы төндә булды. Шул рәвешле, Эльбруска беренче тапкыр Татарстаннан уңышлы динара экспедиция ясалды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин өчен Эльбруска экспедиция беренче түгел - агымдагы елның гыйнварында, Россия джитсерларының спорт җыеннарында булганда, ул Татарстан Республикасы дәүләт байрагы белән 4 460 метр биеклеккә күтәрелде.

Билгеле булганча, Татарстан мөфтиятендә имамнарның сәламәтлегенә, физик әзерлегенә зур игътибар бирелә. Көз айларында дин әһелләренең ГТО нормаларын тапшыруы көтелә. Хәзерге вакытта имамнар ГТО тапшыруга әзерлек белән мәшгуль.

Бүгенге очрашу истәлеге итеп Татарстан мөфтие кунакка Нәзарәтнең “Хозур” нәшриятында чыккан Ислам, намаз турындагы китаплар бүләк итте. Раил Бәдертдинов та очрашуга буш кул белән килмәгән – ул да мөфтине китаплар белән сөендерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана