ТР мөселманнары Диния нәзарәте барлык теләүчеләрне Дагыстан мөфтие, шәех Әхмәд Әфәнденең «Благонравие праведников» китабы буенча Бөтенроссия бәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйге Дагыстан Республикасы мөфтияте тарафыннан үткәрелә. Татарстан буенча сайлап алу туры Казанда 2021 елның 15 августында узачак.
«Благонравие праведников» китабы Дагыстанда гына түгел, аннан читтә дә танылган. Бестселлер хәзерге вакытта җәмгыятькә һәм кешеләргә хас булган кимчелекләр турында сөйли, анда рухи авырулар турында Пәйгамбәребезнең хәдисләре һәм бөек галимнәрнең фикерләре аша мәгълүмат бирелә һәм алардан «дәвалану» юллары тәкъдим ителә.
Шәех Әхмәд Әфәнденең хезмәте Бөтенроссия бәйгесен оештыруга нигез булды. Оештыручылар бәйгедә җиңүчегә Махачкалада фатир каркасын вәгъдә итә. Бәйгедә катнашучыларның яше һәм җенесе буенча чикләүләр юк.
«Благонравие праведников» китабын ни дәрәҗәдә яхшы белүгә юнәлтелгән бәйге берничә этапта тест һәм язма биремнәр форматында уза. Татарстанда теркәлү узган катнашучылар ТР мөселманнары Диния нәзарәте бинасында (Тукай ур., 38) китапның төп нөхсәсен килеп ала ала. Китапның электрон вариантын https://t.me/muslimmol/192 сылтамасы аша чыгарып алырга мөмкин.
Татарстанда узган бәйгедә җиңгән өч кеше август азагында Махачкалада йомгаклау турында катнашачак.
Бәйге турында тулырак мәгълүматны Инстаграмда @konkurs_mrd аккаунтында табарга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: +7 843 237-86-18.