Бүген, Кукмара мөхтәсибәтендә IV Мәчкәрә укулары үз эшен төгәлләгәннән соң, дин әһелләре, конференция кунаклары, зыялылар Кукмара районының Аш-Буҗи авылы мәчетенә яңа ай кую тантасында катнашты. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә, тәкбирләр әйтелеп, бар авылга ямь биреп торучы мәчеткә яңа ай күтәрелде, дога кылынды.
Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бу җирлектә дингә бирелгән ихлас, тырыш, булдыклы халык яшәвен билгеләп үтеп, Ислам динен үстерүдә авыл имамы Мансур хәзрәт Тимеровка уңышлар теләде. Әлеге авыл мәчете республикада актив эшчәнлек алып баруы, җомга намазларына мөселманнар күп җыелуы белән аерылып тора. Берничә ел дәвамында Аш-Буҗи авылы халкы тырышлыгы белән мәчеттә ремонт эшләре үткәрелде, түбә яңартылды.
Мәчет һәм аның имамы хакында биредә тулырак итеп танышырга мөмкин: http://dumrt.ru/news/news_21081.html