Татарстан мөфтие: “Вәлиулла хәзрәт өммәтебезнең рухи лидеры һәм милләтпәрвәр иде”

07 сентябрь 2021 ел 15:03

Бүген, Мөхәррәм аеның 30нчы көнендә (7 нче сентябрьдә), Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә “X Якупов укулары” узды.

Унынчы юбилей укулар дин әһеленең туган көненә (4 сентябрь) багышланды һәм ул Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100-еллыгы һәм Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үтте. Ул Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты тарафыннан оештырылды. Конференция танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповның (1963-2012) бай рухи-дини һәм интеллектуаль мирасының асылына төшенү максатыннан үткәрелде.

Якупов укуларында зыялылар, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре, мәдрәсә җитәкчеләре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Вәлиулла хәзрәтнең элеккеге хезмәттәшләре катнашты. 

Унынчы юбилей укуларын Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рафыйк Мөхәммәтшин алып барды. Сәламләү сүзендә ул Вәлиулла хәзрәтне Россия өммәтендә иң зур шәхесләрнең берсе дип атады һәм Якупов укуларына “дин әһелен, күренекле мәгърифәтчене искә алырга гына җыелмыйбыз, үзебезне борчыган актуаль проблемалар турында да сөйләшәбез” дип белдерде.

Катнашучыларны беренче булып Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Ул танылган дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповның туган көненә туры китереп уздырылучы Якупов укуларында аның шәхесен һәм мирасын искә алуыбызны билгеләп үтте. “Вәлиулла хәзрәт – Ислам кыйммәтләре һәм милләтебезнең асылын саклап калу хакына Аллаһ юлында батырларча һәлак булган шәһит. Ул – халкыбызның тугры улы. Бүгенге җыеныбыз аның рухына дога булып ирешсен. Раббыбыз аның игелекләрен кабул итсен һәм Җәннәтләр белән бүләксен! Ә без исә аның мирасын истә тотарга һәм аны өммәтебез файдасына өйрәнергә тиешбез”, – дип теләкләрен җиткерде ул.

Камил хәзрәт ассызыклап узганча, Вәлиулла хәзрәтнең дини-мәгариф эшчәнлеге бернинди матди-техник һәм теоретик нигез булмаган вакытка туры килә. Вәлиулла хәзрәтнең көче белән Татарстанда бу ресурслар барлыкка килә. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен кайтаруда да аның өлеше зур. Апанай мәчетен торгызуда да Вәлиулла хәзрәтнең тырышлыклары бәяләп бетергесез. Имам-хатыйб булып билгеләнгән беренче көннән үк ул үзен тулысы белән әлеге татар-мөселман һәйкәлен торгызуга багышлый. Ә “Иман” нәшрияты Хәнәфи мәзһәбе традицияләренең тугры дәвамчысы булып тора, ул гомере буе исламның хак кыйммәтләрен тарату өлкәсендә эшли һәм аңа бу эштә, дәгъвәт буенча күптөрле башлангычларда үзе оештырган нәшрият булыша. Әлеге һәм башка җитди, фидакарь хезмәт юнәлешләре, шул исәптән Вәлиулла Якуповның фәнни, дини басмалары хакында үз чыгышында мөфти тәфсилләп сөйләде. Камил хәзрәт билгеләп үткәнчә, үз вакытында динне өлешчә Вәлиулла хәзрәт басмалары аша өйрәндем, диде ул.

Камил хәзрәт мәрхүм Вәлиулла хәзрәтнең тагын бер сыйфаты хакында телгә алды: милли үзаңы бик көчле булган, милләтпәрвәр шәхес була. Татар дин галимнәренең китапларын бастырып кына калмыйча, ул хәтта аларның шәхесләренә һәм мирасларына багышлап фәнни конференцияләр, кичәләр дә уздырган, татарның милли үзенчәлекләрен Ислам гына саклап калачагын һәрчак искәртеп торган. “Диния Нәзарәтенең бүгенге шактый казанышлары Вәлиулла хәзрәт башлап җибәргән традицияләргә нигезләнә һәм аның мәгариф һәм оештыру эше белән бәйле, дип уйлыйм. Хакыйкатьтә, Вәлиулла хәзрәт шәхесенең бөтен киңлегенә һәм тирәнлегенә безнең төшенүләребез әле алда булыр... Вәлиулла хәзрәт — татар-мөселман өммәтенең чын рухи лидеры иде һәм, иншәАллаһ, чын шәһид булып китте. Раббыбыз аны Үзенең Рәхмәте белән бүләкләсә иде, ә безгә, Вәлиулла хәзрәткә биргән шикелле, тугрылык, тырышлык, ихтыяр көче, ару-талуны белми эшләү сәләтен бирсә иде”, – дип изге теләкләрен җиткерде Камил хәзрәт.

Алга таба сәламләү сүзе һәм кайбер истәлекләрен Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җиткерде. Ул Вәлиулла хәзрәтнең эшчәнлеген әйтеп бетергесез колачлы булуын, аның алдан күрүчәнлек сәләтенә ия булуын, дин, милләт өчен янып йөрүен билгеләп узды. Гаять актив, идеяләргә бай, тырышлыгы белән мөселман өммәтендә үзен тиз таныткан Вәлиулла хәзрәтне бар яктан үрнәк шәхес һәм дин әһеле буларак китерде. Татарстанда ул күп эшләрнең башында тора, беренче булып юнәлеш бирүче була. Моңа мисал итеп ул Татарстанда Балтач мөхтәсибәтеннән беренче булып башланып киткән һәм оештырылган Гошер бәйрәмен мисалга китерде, мәчет ачылышында йөздән артык баланың катнашуына Вәлиулла хәзрәтнең игътибар бирүен, алай гына түгел, мәчетләрнең үз финанс базасы һәм чыганагы булырга тиешлеге хакында чыгышлар ясавын ассызыклады. Вәлиулла хәзрәт Татарстаннан читтәге татар мәхәлләренең язмышы өчен дә борчыла торган була, аларны кире какмый һәм Казан мөфтияте исеме астында ачылган оешмага берләштерү кирәклеген әйтә. Әлеге фикерне бүген конференциядә катнашучыларга Җәлил хәзрәт кабаттан искә төшереп үтте, аеруча моның халык санын алу алдыннан актуаль булуын җиткерде.

Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Дини берләшмәләр белән багланыш буенча идарәсе дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлегенең баш киңәшчесе Әскәр Гатин бүгенге конференциянең унынчы мәртәбә үткәрелүен символик мәгънәгә ия дип атады: “Ун ел эчендә республикабызда күп үзгәрешләр булып үтте, Болгар ислам акдемиясе үз эшен башлап җибәрде, республикабызда төзек дини белем бирү системасы булдырылды. Мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап җибәргән эш яңа дәрәҗәгә җитте. Аның рухы Аллаһ рәхмәтендә булсын! Укулар катнашучылар өчен дә, тыңлаучылар өчен дә файдалы булачак дип өметләнәм. Алдагы елларда конференция дәвамлы булсын һәм Вәлиулла хәзрәт Ягъкуповның мирасын, эшчәнлеген өйрәнү аңа изге дога булып ирешсен!” – диде ул.

Әскәр Гатин республикабызда күп кенә районнарда ел саен үтүче күп кенә «укулар»га карата фикер-тәкъдимнәрен дә җиткереп узды: “Авыл имамнарына да, авыл халкына да «укулар» чын фәнни һәм дини белем тарату чаралары була ала. Авылларда андый чаралар кирәк, аларның сыйфатын һәм нәтиҗәлеген арттыру максатыннан берничә тәкъдим ясарга мөмкин: абруйлы галимнәргә һәм вәгазьчеләргә чыгыш ясар өчен вакыт калдыру; беренче өлештә җирле тарих, данлыклы якташлар турында чыгышлар булса, икенче өлештә абруйлы дин белгечләрен һәм фән галимнәрен чакырып, халыкка тарихыбыз, дин турында лекцияләр, халыкны борчыган сорауларга «тере» әңгәмәләр үткәрү; фәнни-агарту эшен җәмгыятьтә киң җәелдерү һ.б.

“Тарихи аң” социаль-гуманитар фәнни эзләнүләр төбәкара иҗтимагый оешмасының Казан (Идел буе) филиалы җитәкчесе Рәис Сөләйманов үзенең чыгышында “Вәлиулла Якуповның шәхси архивы: документларның торышы һәм аларның Татарстандагы яңа ислам тарихы чыганагы буларак кыйммәте” дип исемләнгән чыгышында Вәлиулла хәзрәт Якуповның бастырылмаган, дөнья күрмәгән язма мирасын өйрәнү темасына җентекләп тукталды. Тарихчы хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт архивында документлар коллекциясе буларак дин белгеченең шәхси архивын ничек саклап калуы турында сөйләде. Вәлиулла Якупов архивын көндәлекләр, шәхси һәм хезмәт документлары, хатлар, күпсанлы фотосурәтләр тәшкил итә. Өстәвенә, Якупов озак еллар Татарстан мөфтиятенең дәүләт органнары белән эшләү буенча беренче урынбасары буларак, үз архивында ТР мөселманнары Диния нәзарәте документларын саклаган, шул сәбәпле Вәлиулла хәзрәтнең шәхси архивында мөфтиятнең күп кенә документларын табарга мөмкин диде ул. Рәис Сөләйманов сүзләренә караганда, барлык бу документлар республикада исламның иң яңа тарихы буенча ышанычлы чыганак булып хезмәт итә ала.

Ә менә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Исламны өйрәнү үзәге аспиранты Василий Иванов хәзерге вакытта Вәлиулла хәзрәтнең дини карашлары буенча кандидатлык диссертациясе яза. Яшь галим “Татар дин галиме Вәлиулла Якуповның хезмәтләрендә кадимчелек һәм җәдитчелек” темасына чыгыш ясады. Шулай ук Аксубай районы Түбән Майна урта мәктәбе директоры Рафик Насыйров “Вәлиулла хәзрәт Якуповның 1990нчы еллар башында татар мөселман яшьләр хәрәкәтен нигезләве” турында сөйләде.

Унынчы юбилей укулары Татарстанның Кама буе төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев тарафыннан дога кылып һәм аш мәҗлесе белән төгәлләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана