Бүген, Мөхәррәм аеның 30 нчы көнендә (7 нче сентябрь), Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бинасында «X Якупов укулары» кысаларында «Гражданская идентичность мусульман России» уку әсбабы тәкъдим ителде. Чарада философия фәннәре докторы, сәяси фәннәр кандидаты, БИА профессоры Вячеслав Полосин, Ислам белеме буенча совет рәисе, ТР мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, педагогика фәннәре кандидаты, Төньяк Кавказ мөселманнары Координация үзәге Башкарма комитеның җаваплы сәркатибе Ибраһим Ибраһимов (Zoom видеоэлемтәсе аша), шулай ук ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, БИАның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Руслан Сәяхов, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык вәкиле Азат Гафуров, фән эшлеклеләре һ.б. катнашты.
Авторлар коллективы, үз хезмәтләрен тәкъдим итеп, дәреслекнең Болгар ислам академиясе заказы буенча 2 ел дәвамында язылуы турында сөйләде. "Гражданлык үзенчәлекләре" дисциплинасы Россия ислам институтында, Казан ислам университетында, Болгар ислам академиясендә һәм Татарстанның 8 мәдрәсәсендә кертелгән инде. Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта уку әсбабын апробацияләү әлеге ислам уку йортларында узачак. Дәреслекне, РФ Мәгариф министрлыгында сертификацияләп, эшләп бетергәннән соң, ул шулай ук дөньяви югары уку йортлары һәм көллиятләрнең теология факультетларында файдаланылачак.
Бүген дәреслек турында аның төп авторларының берсе Али Вячеслав Полосин сөйләде. Шунысы кызыклы: әсбабның арткы тышлыгында ике цитата китерелгән: беренчесе – "Пәйгамбәр: “Сезгә иман китерүчеләр турында хәбәр итимме? (Ул шул кешедер), аңа кешеләр үзләренең малларын вә күңелләрен ышанып тапшыралар. Мөселман – ул башка кешеләргә теле белән дә, куллары белән дә зыян китерми" дигән билгеле хәдис. Икенче цитата – РФ милли куркынычсызлыгы стратегиясенең «Россиядәге традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне, мәдәниятне һәм тарихи хәтерне саклау <...>» дигән нигезләмә.
Дәреслекне тәкъдим иткәндә, Али Вячеслав Сергеевич болай диде:
– Инкыйлабтан соң дини мәктәпне юк иткәннән соң, аны торгызу гына түгел, ә нәкъ менә мөселманнар позициясеннән гражданнар җаваплылыгын торгызуга да зарурлык туды. Яңа җәмгыятьтә мөселманнар үзләрен бу дәүләтнең гражданнары итеп тоярга тиеш. Шуңа күрә безнең үзебез яшәгән дәүләткә карата үз позициябезне рәсмиләштерү зарурлыгы туды. Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды, бу максаттан үз мәйданчыгында эшче төркемен булдырды: ул 2015 елда Болгарда безнең мөфтиләр имзасы белән кабул ителгән (алар үз төзәтмәләрен кертте) Россия мөселманнарының социаль доктринасын эшләп тәмамлады. Шуннан соң бу нормаларны кешеләргә гади тел белән җиткерергә кирәк иде. Бик күпләрнең аңына ничек йогынты ясарга? Монда җавап гади: Ислам мәгарифе аша.
Али Вячеслав билгеләп үткәнчә, «Гражданская идентичность мусульман России» уку әсбабы нәкъ менә булачак имамнарга исәпләнгән, чөнки нәкъ менә алар «бик күп мөселманнарның аңына йогынты ясый».
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге уку әсбабы мөселман өммәтенең генә түгел, дөньяви җәмгыятьнең дә аңын үзгәртергә ярдәм итәр дигән ышаныч белдерде:
– Гражданнарның үзаңына кагылышлы тема бик мөһим. Мөселманнар –бу илнең бер өлеше, без монда чит кешеләр үгел. Россия – безнең Ватаныбыз. Моны аңлатырга һәм бу дисциплинаны югары йортларында һәм мәдрәсәләрдә дә укытырга кирәк. Шул ук вакытта башка дин һәм милләт вәкилләренең безне, мөселманнарны, ничек кабул итүләре дә мөһим. Без барыбыз да төрле, әмма без бер җәмгыятьтә яшибез. Бу фикерне бөтен кешегә дә җиткерергә кирәк.
БИА ректоры вазыйфаларын башкаручы Айнур Тимерханов үзенең видеомөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә, «Гражданская идентичность мусульман России» уку әсбабында укучы яшьләргә аңлаешлы социаль, этник һәм дини үзенчәлекләр белән бәйле төшенчәләр тәкъдим ителә, аларның аерым яклары гына түгел, ә бүгенге Россия җирлегендә аеруча мөһим булган нәрсәләр дә аңлатыла.
Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык вәкиле Азат Гафуров билгеләп үткәнчә, әсбап гади һәм аңлаешлы тел белән язылган. Һәм бүгенге көндә радио һәм телевидение буенча сөйләнә торган мөһим темаларның берсенә багышлана. Ул шулай ук Ислам диненең мөселманнарның үзләре яшәгән җәмгыять һәм дәүләт тормышында катнашуын күз алдында тотуын әйтте.
Аннары башка спикерлар да чыгыш ясады. Уку әсбабы Кавказ төбәкләрендә дә тәкъдим ителәчәк.
«Гражданская идентичность мусульман России» дигән уку «Гражданство», «Отношение мусульман к государству и политике», «Мусульмане России на защите Отечества», «Мусульмане в общественной жизни России, вклад мусульман в культуру, науку и образование», «Межрелигиозные взаимоотношения в России» кебек 6 бүлектән тора.