Бүген, сафәр аеның 4 нче көнендә (11 сентябрьдә), Әлмәт мөхтәсибәтендә Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге мәчет кубогына мөселманнар арасында мини-футбол буенча Республикакүләм турнир узды. Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100-еллыгына багышланды. Ярышлар Әлмәтнең “Алнас” стадионында үткәрелде.
Республикакүләм турнирда барлыгы 18 команда катнашты. Катнашучылар Әлмәт, Алабуга, Бөгелмә, Кукмара, Лениногорск, Зәй, Түбән Кама, Арча, Мөслим, Саба, Азнакай, Чирмешән, Спас, Әгерҗе районнарыннан, Чаллы шәһәреннән, Чувашия Республикасының Шыгырдан авылыннан килде.
Турнир мини-футбол уенының гамәлдәге кагыйдәләре нигезендә үткәрелде. Матч 10 минутлык 2 таймнан торды.
Әлеге 18 команда 4 подгруппага бүленеп көч сынашты һәм һәр подгруппадан җиңүче ачыкланды. Бүләкләү тантанасында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашты.
Дүрт җиңүче команда плей-оффта катнашты. Беренче урынга – Бөгелмә шәһәре, икенче урынга – Кама Аланы бистәсе, өченче урынга – Әлмәт шәһәре, дүртенче урынга – Саба районы командалары чыкты. Аларга акчалата бүләкләр, кубоклар, грамоталар, медальләр тапшырылды.