19 сентябрьдә Алабугада трейл ярышлары оештырылды. Дүрт чакрымга сузылган йөгерештә 20 кеше катнашты. Ярышлар Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап, “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында үткәрелде.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, ярышлар сәламәтлекне ныгыту, спортны үстерү һәм популярлаштыру, мөселманнар арасында кардәшлек җепләрен ныгыту һәм ялларны файдалы үткәрү максатыннан үткәрелде. Бәйгедә Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов та катнашты.
Беренчелекне Яр Чаллы егете Айнур Гәрәев яулады. Ул 4 километр дистанцияне 17 минут 04 секундта узды. Һәр катнашучыга футболка һәм сертификат тапшырылды, ә җиңүчеләргә спорт костюмы бүләк ителде.