Казанның “Зәңгәр” мәчетендә голамәләр кичке дәресләр бирә

05 октябрь 2021 ел 11:07
Казанның “Зәңгәр” мәчетендә голамәләр кичке дәресләр бирә

Диния Нәзарәтнең голамәләре һәм шәригать белгечләре Казанның “Зәңгәр” мәчетендә кызыксынучылар өчен ислам буенча тирәнтен дәресләр бирә башлады. Кичке дәресләр көн саен уздырыла, керү - ирекле һәм бушлай. Һәр якшәмбе көнендә мөселманнар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән дә очраша ала. Ул Имам Раббаниның «Мактубат» хезмәте буенча дәрес бирә.

Казанның “Зәңгәр” мәчете Сара Садыйкова урамы, 8/19 йорт адресы буенча урнашкан. Һәр дәрес якынча 1 сәгать дәвам итә. Моннан тыш, Инстаграм социаль челтәрендә мәчетнең @zangar_masjid аккаунтында һәр дәреснең туры эфиры оештырыла. Лекцияләр түбәндәге тәртиптә укыла:

  • Дүшәмбе:

«Гакыйдә әт-Тәхавия» (ТАҖИК ТЕЛЕНДӘ)

18:30

Остаз: Идрис хәзрәт Киёмов

  • Сишәмбе:

Галимҗан Барудиның «Кырык хәдисе»

18:30

Остаз: Нурислам хәзрәт Вәлиулла

  • Чәршәмбе:

«Нур әл-идах» (хәнәфи фикъһе)

18:30

Остаз: Булат хәзрәт Мөбарәков

  • Пәнҗешәмбе:

Гакыйдә

18:30

Остаз: Әхмәд Әбү Яхъя

  • Җомга:

«Аллаһка якынаю этаплары»

18:30 

Остаз: Булат хәзрәт Мөбарәков

  • Шимбә:

Тәҗвид буенча практик курс (башлап өйрәнүчеләр өчен)

17:30

Остаз: Әхмәд хәзрәт Ибраһимов

  • Якшәмбе:

1. Тәҗвид буенча практик курс (башлап өйрәнүчеләр өчен)

17:30

Остаз: Әхмәд хәзрәт Ибраһимов

2. Имам Раббаниның «Мактубат»ы

Ястү намазыннан соң

Остаз: ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Белешмәләр өчен телефон: +8 800 222 7676 (эш көннәрендә 10:00-16:00); @AbuYahya_pro (телеграм)

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
2:06
Кояш чыга
4:38
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
Rambler's Top100