Татарстан мөфтиятенең “Хозур ТВ” телеканалы социаль оешмалар эшчәнлеген яктырту бәйгесендә җиңде

20 октябрь 2021 ел 15:43
Татарстан мөфтиятенең “Хозур ТВ” телеканалы социаль оешмалар эшчәнлеген яктырту бәйгесендә җиңде

«Хозур ТВ» телеканалы Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктырту бәйгесендә җиңү яулады. Конкурс комиссиясе физик мөмкинлекләре чикле кешеләр тормышына багышланган «Счастье без границ» тапшырулары циклын югары бәяләде.

Тапшыру геройлары – чып-чын батырлар: алар үзләренең сәләтләрен үстерүдә бертуктаусыз эшләүчеләр. Көчле рухлы һәм зур ихтыяр көченә ия булулары сәбәпле бу кешеләр төрле өлкәләрдә уңышларга ирешәләр. Бу кешеләргә күп еллар дәвамында “Ярдәм” хәйрия фонды булышып килә. Әлеге үзәк сукырлар, начар күрүчеләр, чукраклар һәм начар ишетүчеләр, ДЦП диагнозлы кешеләргә, коляска һәм култык таягы белән йөрүчеләр өчен курслар үткәрә.

Бәйгегә барлыгы 500гә якын гариза тапшырыла. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Татарстан иҗтимагый палатасында узды.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:03
Кояш чыга
7:07
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:54
Ахшам намазы
16:49
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100