Мәүлид ән-Нәби уңаеннан Казан шәкертләре “Хозур” интеллектуаль уеннарында көч сынашты

21 октябрь 2021 ел 13:05
Мәүлид ән-Нәби уңаеннан Казан шәкертләре “Хозур” интеллектуаль уеннарында көч сынашты

Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсе, Коръән хафизлар әзерләү үзәге һәм Россия ислам институты шәкертләре Мәүлид ае уңаеннан “Хозур” интеллектуаль уеннарында көч сынашты. Викторина “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” форматында "Хозур" нәшрият йорты тарафыннан оештырылды. Командаларга бүленеп көч сынашучы егетләр-кызлар Пәйгамбәр ﷺ сирасы, фикъһе, гакыйдә һәм Коръән фәннәре буенча сорауларга җавап бирде. Шәкертләрнең белемнәрен жюри буларак чакырылган остазлар бәяләде.

Мисал өчен, Россия ислам институты мөгаллиме Роман Зиякаев билгеләп үткәнчә, «Хозур» уены укучыларга институтта алган белемнәрен ныгытырга һәм ислам диненең кайбер яңа аспектларын өйрәнергә мөмкинлек бирде. Гомумән алганда, викторинада катнашучылар ислам гакыйдәсен белү буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр, сорауларга актив җавап бирделәр һәм әлеге чараны оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты исеменнән барлык җиңүчеләргә, шулай ук интеллектуаль уеннарда катнашучыларга китаплар тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
24
25
26
27
28
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
Rambler's Top100