Рабигыль-әүвәл аеның 17-нче көнендә, пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ туган көне уңаеннан Казанның “Миргазиян” мәчетендә ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар өчен махсус Мәүлид мәҗлесе узды. Әлеге чарага мәхәллә халкы, мәчет каршындагы курсларда белем алучылар, аксакаллар, иганәчеләр җыелды. Катнашучылар алдында хәзрәтләр Коръән укыды, касыйдәләр башкарды, вәгазьләр сөйләде. Мөхәммәднең ﷺ дөньяга килүе, тормыш юлы, башка пәйгамбәрләрдән үзенчәлекләре, аңа булган хакларыбыз һ.б. хакында эчтәлекле чыгышлар яңгырады, Мәүлид бәйрәмен үткәрүнең әһәмияте аңлатылды. Моннан тыш, әлеге Мәүлид ае уңаеннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм мәчет имамы Габдерәүф хәзрәт Зәбировның тәбрикләү сүзләре кертелгән, Мәүлид хакында зур мәкалә басылган буклетлар таратылды. Мәүлидкә махсус кунак буларак яшь җырчы Динар Шәймәрданов чакырылды һәм ул татар халкында киң таралган мөнәҗәтләрне әйтте. Татар һәм рус телләрендә “Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ” дип исемләнгән шигырь сөйләү бәйгесендә 50-гә якын бала катнашты. Конкурсны оештыру, үткәрү өчен Мәрьям ханым Зәбирова күп көч куйды. Бер бала да бүләксез калмады, ә урын алучыларга киемнәр, уенчыклар, тәм-томнар һ.б. тапшырылды. Моннан тыш, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында аерым викториналар үткәрелде, җиңүче хатын-кызларга яулыклар, фитнес үзәгенә сертификатлар, тәм-томнар, ә ир-атларга Габдерәүф хәзрәт Зәбировның ике томлык “Аллаһның сөекле рәсүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм” китабы бүләк итеп бирелде. Әлеге китап һәм Мәүлид ае буклеты "Сәед Кол Шәриф исемендәге Ислам мәдәниятен, фәне һәм мәгарифен үстерү хәйрия вакыфы" ярдәме белән нәшер ителде. Мәүлид бәйрәмен оештыруга “С верой в будущее” хәйрия фонды, эшмәкәрләр ярдәм күрсәтте.
Казанның “Миргазиян” мәчетендә Мәүлид ән-Нәби үтте
25 октябрь 2021 ел 11:02
Соңгы яңалыклар
Мөфти Болгар ислам академиясенең докторлык диссертацияләрен яклау буенча утырышында катнашты
16 декабрь 2025 ел 15:02
Мөфти Мәскәүдә “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” елын тәкъдим итүдә катнашты
15 декабрь 2025 ел 17:54
Мәскәүдә “Россия – ислам дөньясы диалогы: хезмәттәшлек нигезе буларак уртак мәдәни мирас” конференциясе уза
15 декабрь 2025 ел 13:55
Мөфти РФ мөселманнары Диния Нәзарәтенең Халыкара мөселман форумында катнашты
15 декабрь 2025 ел 13:33
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы









