Ютазы һәм Азнакай мөхтәсибәте мөгаллимнәре белемнәрен күтәрде

26 ноябрь 2021 ел 12:41
Ютазы һәм Азнакай мөхтәсибәте мөгаллимнәре белемнәрен күтәрде

22-26 ноябрь көннәрендә Россия ислам институты каршындагы Дини оешмалар хезмәткәрләренең һәм уку йортлары мөгаллимнәренең квалификациясен күтәрү үзәге, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте белән берлектә, «Дини оешмаларда дин һәм дини тәрбия бирү» программасы буенча курслар үткәрде. Әлеге чара ислам тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен белүче белгечләр әзерләү программасын гамәлгә ашыру кысаларында мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү уңаеннан узды. Бер атна дәвамында ZOOM платформасы ярдәмендә дистанцион рәвештә узган әлеге курсларда Ютазы һәм Азнакай мөхтәсибәтләреннән 40-тан артык мөгаллим катнашты. Дәресләрне Татарстан Диния Нәзарәте, РИИ, КИУ белгечләре алып барды. Мәчет каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимнәр РФ мәгариф, вөҗдан иреге турындагы законнары, ислам мәгариф системасы, дини тәрбия бирүнең методик тәэмин ителеше, укыту төрләре, педагогик процесс һәм аның структурасы, укыту ысуллары һәм чаралары, Коръән, фикъһе, гакыйдә, әхлак фәннәрен укыту методлары буенча белемнәрен тирәнәйтте.

Бүген җомга намазына кадәр дистанцион рәвештә курсларга йомгак ясалды. Беренче тапкыр ZOOM платформасы ярдәмендә белем күтәрү курсларында катнашкан Ютазы һәм Азнакай мөгаллимнәрен Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин сәламләде. Ул әлеге курсларның мөһим чара булуын билгеләп узды, алган белемнәрне укыту, тәрбия эшендә файдаланырга кирәк булуын җиткерде. Аннары оештыручылар курста катнашучыларның электрон почталарына тест сорауларын җибәрде. Әлеге курсның нәтиҗәләре Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте аттестациясе дә булып саналачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана