Бүген Татарстан мөфтиятенең Muslimmol хәрәкәте яшьләре Казанның Мәрҗани мәчете тирәсендә “Мин Пәйгамбәребезне ﷺ яратам” акциясен уздырды. Җомга намазыннан соң үткән промо-акциясендә мәчеткә килгән халыкка Нәзарәт волонтерлары Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең үгет-нәсыйхәтләрен җиткереп, "Кыйсасел-әнбия. Пәйгамбәрләр тарихы” китабын, истәлекле сумка һәм түш тамгалары таратты.
"Мин пәйгамбәребезне ﷺ яратам” акциясе Татарстан мөселманнарын берләштереп, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләмгә карата хөрмәт һәм ярату хисен күрсәтү максатыннын оештырылды.
Акция барышында йөздән артык китап һәм биш йөз түш тамгасы таратылды.