Бүген, 22нче мартта, Казанда РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең хәйрия фонды Бөтендөнья Даун синдромы булган кешеләр көненә багышлап хәйрия чарасы уздырды. Бу уңайдан 50дән артык кеше – Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды карамагында тәрбияләнүчеләр “Гудвин” уен бүлмәсенә җыелды. Алар өчен мавыктыргыч программа: крио шоу, фуршет, уен бүлмәсендә шөгыльләнү, шулай ук кызыклы вәгазь оештырылды.
Мөселман эшмәкәрләре Даун синдромы булган балаларны гаилә бәйрәменә җыйды
22 март 2022 ел 18:11
Соңгы яңалыклар
![](/netcat_files/398/569/photo_2022_11_07_13_39_46.jpg)
Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның “Гаилә дәресләре” китабы презентациясенә чакырабыз
07 ноябрь 2022 ел 13:48
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
5:03
Кояш чыга
7:07
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:54
Ахшам намазы
16:49
Ястү намазы
18:31