ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны кысаларында ифтарлар уздыра. Әлеге ифтарлар Татарстан Республикасы районнарында оештырыла һәм халыкның аз тәэмин ителгән катламнарын колачлый. Алар арасында аз керемле һәм күпбалалы гаиләләр, инвалид балалар тәрбияләүче әниләр, өлкән һәм авыру кешеләр бар.
Сез дә аз керемле дин кардәшләребез өчен авыз ачтыру мәҗлесен оештыруга берничә юл белән өлеш кертә аласыз.
1. 5469 6200 1751 2813 номерлы Саклык банкы картасына (Булат Раифович М.)
2. Турыдан-туры www.zakyatrt.com сайты аша.
3. Исәп-хисап счетына:
ИНН 1655068682
КПП 165501001
ОГРН 1091600003153
Банк ПАО «Ак барс» банк
К/с 30101810000000000805
Р/с 40703810400020000071
БИК 049205805
Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.
Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.
Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22
Акча күчерүнең максатында «ифтар» дип күрсәтергә.
4. 7715 номерына ИФТАР сүзе белән смс хәбәр юлларга;
Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны күпьеллык традиция буенча 2 апрельдә, Рамазан аеның беренче көнендә башланып китте. Ел саен игълан ителә торган бу акция ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда. Бу изге айда мохтаҗларга һәм авыруларга карата игелек кылган һәм юмартлык күрсәткән өчен әҗер-савап күп тапкырлар арттырып бирелә һәм инсанны Аллаһ Тәгаләгә якынайта. Быел да Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды марафон кысаларында авыру балаларга ярдәм күрсәтәчәк, мохтаҗлар өчен ифтарлар уздырачак, аз керемле гаиләләрне ризык белән тәэмин итәчәк, социаль ифтарлар оештырачак, мохтаҗлар файдасына фитр-сәдака, фидия һәм зәкят җыеп таратачак.