20 июльдә, зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә, мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Бу уңайдан Татарстанның барлык мәчетләрендә Корбан гаете намазын кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә. (Мисал өчен, 20 июль көнне кояш башкалабыз Казанда 03.27 сәгатьтә, Актанышта 03.07 сәгатьтә, Иске Чүпрәледә 03.39 сәгатьтә чыга. Шуңа кояш чыгу вакытларына игътибарлы булу сорала!). Башкала мәчетләрендә корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:
02.30 – иртәнге намаз;
02.45-03.30 – Коръән укылу;
03.30-04.00 – гает вәгазе укылу;
04.00 – гает намазын уку;
04.05 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.
04.30 – корбан чала башлау.
Казан шәһәрендә корбан чалу 16 урында башкарылачак. Республиканың башка зур шәһәрләрендә махсус урыннар мөхтәсибәт белән килештерелә.
Мәчетләрдә бәйрәм намазлары, шулай ук корбан чалу гамәлләре коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу чараларын күреп үткәреләчәк.
Корбан нисабының күләме – 595 грамм көмеш бәясенә тиң, бу 36 мең сум дигән сүз. Россия Үзәк банкы мәгълүматы буенча, 19 июнь көненә 1 грамм көмеш бәясе 61,27 сум тора.
Гарәфә көнендә (19нчы июльдә) иртәнге намаздан башлап, Зөлхиҗҗә аеның 13-нче көнендәге икенде намазын да (23нче июль) кертеп, егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә: "Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд” дип тәкбир әйтү мәҗбүри була (хатын-кызлар тәкбирне эчтән әйтә). Бу – Тәшрикъ көннәре дип атала. Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе – адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын дип сөенечтән тәкбир әйтүдәдер.
№ п/п | Оешма / мәчет | Адрес, телефон |
«Казан Нуры» | Фатыйх Әмирхан ур., 3 89047656669 | |
«Салихҗан» | Бестужев ур., 66а 89393932926 | |
«Әл-Мәрҗани» | Каюм Насыйри ур., 17 89272491631 | |
«Гадел» | Оренбург проезды, 193 89274577777 | |
«Ризван» | Хөсәин Мәүлетов ур., 48а 89033886186 | |
«Апанай» | Каюм Насыйри ур., 27 89375220189 | |
«Тынычлык» | Мелитопольская ур., 15 (Тынычлык) 89991625163 | |
Бертуган Петряевлар урамындагы комплекс | Бертуган Петряевлар урамы 2505024, 89376152327 89173973589 | |
9. | «Рамазан» | Окольная урамы, 25б 89272494752 |
10. | «Мәүлид» | Селянская урамы, 23 (Залесный) 89600488448 |
11. | «Коддус» | Яснополянский тыкрыгы, 16 (Карьер) 89395050700 |
12. | «Иман Нуры» | Дорожная урамы, 32а (Нагорный) 89093138989 |
13. | «Фатиха» (Кадыш мәчете) | Рихард Зорге урамы, 2а, (Кадыш) 89272456672 |
14. | «Рәҗәп» | Энгельс урамы, 20 89874188870 89053771840 |
15. | "Сөләйман" | Ютазы урамы, 8а к1 89270382198, 89375773724 |
16 | "Билал" | Иркен урамы, 29 89372808435 |