Диния Нәзарәте Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләрен һәм корбан чалу урыннарын билгеләде

22 июнь 2021 ел 11:00
Диния Нәзарәте Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләрен һәм корбан чалу урыннарын билгеләде

20 июльдә, зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә, мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Бу уңайдан Татарстанның барлык мәчетләрендә Корбан гаете намазын кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә. (Мисал өчен, 20 июль көнне кояш башкалабыз Казанда 03.27 сәгатьтә, Актанышта 03.07 сәгатьтә, Иске Чүпрәледә 03.39 сәгатьтә чыга. Шуңа кояш чыгу вакытларына игътибарлы булу сорала!). Башкала мәчетләрендә корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:

02.30 – иртәнге намаз;

02.45-03.30 – Коръән укылу;

03.30-04.00 – гает вәгазе укылу;

04.00 – гает намазын уку;

04.05 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.

04.30 – корбан чала башлау.

Казан шәһәрендә корбан чалу 16 урында башкарылачак. Республиканың башка зур шәһәрләрендә махсус урыннар мөхтәсибәт белән килештерелә.

Мәчетләрдә бәйрәм намазлары, шулай ук корбан чалу гамәлләре коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу чараларын күреп үткәреләчәк.

Корбан нисабының күләме – 595 грамм көмеш бәясенә тиң, бу 36 мең сум дигән сүз. Россия Үзәк банкы мәгълүматы буенча, 19 июнь көненә 1 грамм көмеш бәясе 61,27 сум тора.

Гарәфә көнендә (19нчы июльдә) иртәнге намаздан башлап, Зөлхиҗҗә аеның 13-нче көнендәге икенде намазын да (23нче июль) кертеп, егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә: "Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд” дип тәкбир әйтү мәҗбүри була (хатын-кызлар тәкбирне эчтән әйтә). Бу – Тәшрикъ көннәре дип атала. Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе – адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын дип сөенечтән тәкбир әйтүдәдер.

КАЗАНДА КОРБАН ЧАЛУ УРЫННАРЫ
Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк. Казанда корбан чалу 16 мәйданчыкта башкарылачак:
№ п/пОешма / мәчетАдрес, телефон
«Казан Нуры»

Фатыйх Әмирхан ур., 3

89047656669

«Салихҗан»

Бестужев ур., 66а

89393932926

«Әл-Мәрҗани»

Каюм Насыйри ур., 17

89272491631

«Гадел»

Оренбург проезды, 193

89274577777

«Ризван»

Хөсәин Мәүлетов ур., 48а

89033886186

«Апанай»

Каюм Насыйри ур., 27

89375220189

«Тынычлык»

Мелитопольская ур., 15 (Тынычлык)

89991625163

Бертуган Петряевлар урамындагы комплекс

Бертуган Петряевлар урамы

2505024, 89376152327 89173973589

9.

«Рамазан»

Окольная урамы, 25б

89272494752

10.

«Мәүлид»

Селянская урамы, 23 (Залесный)

89600488448

11.

«Коддус»

Яснополянский тыкрыгы, 16 (Карьер)

89395050700

12.

«Иман Нуры»

Дорожная урамы, 32а (Нагорный)

89093138989

13.

«Фатиха» (Кадыш мәчете)

Рихард Зорге урамы, 2а, (Кадыш)

89272456672

14.

«Рәҗәп»

Энгельс урамы, 20

89874188870

89053771840

15."Сөләйман"

Ютазы урамы, 8а к1

89270382198, 89375773724

16"Билал"

Иркен урамы, 29

89372808435

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана