Мөхәррәм аеның 4 көнендә (2 августта) Татарстан мөфтие, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин уку йортында барлык укытучылар катнашында киңәшмә уздырды. Көн тәртибендәге төп сораулар арасында яңа уку елын оештыру, студентлар өчен төзелгән яңа тулай торакны һәм корпусны эшләтеп җибәрү, агымдагы кабул итү кампаниясенең барышы һ.б. каралды. Мәдрәсә директорының уку-укыту буенча урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин әлеге мәсьәләләр буенча чыгыш ясады, ә укытучылар аларны тормышка ашыру өчен үзләренең тәкъдимнәрен җиткерде.
Җыелыш кысаларында шулай ук укытучылар коллективына мәдрәсә директорының яңа урынбасары тәкъдим ителде. Әлеге вазифаны Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның күренекле имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга тапшырды.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин – Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы, социология фәннәре кандидаты, КФУ һәм РИИ доценты. Белемен РИИда, ТР Фәннәр академиясе аспирантурасында, Болгар ислам академиясе докторантурасында алды. Хәзрәт халык арасында дәгъвәт эшчәнлеге, мәчеттә актив социаль эшчәнлек җәелдерелүе белән һәм аның янында мәгърифәт үзәге төзелеше алып баруы белән хөрмәт казанды. Камил хәзрәт аның шушы кыйммәтле тәҗрибәсен югары бәяләде һәм яңа уку елында мәдрәсәгә яңа биналарны кабул итеп эшләтеп җибәрергә һәм карарга һәм 140 еллык юбилейны уздырып җибәрергә кирәк булачак, дип искәртте. Ул шулай ук мәдрәсәне киләчәктә үстерү планнары белән дә уртаклашты һәм шушы максат-бурычларны тормышка ашыру өчен Рөстәм хәзрәт җаваплы вазифага алынды, дип ассызыклады һәм аңа үзенең хәер-фатихасын бирде. Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга һәм Зөлфәт хәзрәт Габдуллинга мәдрәсә файдасына нәтиҗәле хезмәттәшлек алып бару теләкләре җиткерелде.
Моннан тыш, Камил хәзрәт кадрлар әзерләүнең сыйфатын күтәрү өчен яңа укытучылар җәлеп ителәчәген дә хәбәр итте.