Нәзарәттә РФ Президентының Эчке сәясәт буенча идарә вәкиле булып китте

19 август 2022 ел 14:25
Нәзарәттә РФ Президентының Эчке сәясәт буенча идарә вәкиле булып китте

Бүген, мөхәррәм аеның 21 нче көнендә (19 август), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә РФ Президентының Эчке сәясәт буенча идарәсенең Дини оешмалар белән хезмәттәшлек буенча департаменты киңәшчесе Абдул-Хәким Султыговны кабул итте. Очрашуда шулай ук ТР Президенты Администрациясенең Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов катнашты.

Мөфти Камил хәзрәт мөхтәрәм кунакны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең киң колачлы проектлары, мәгариф, яшьләр сәясәте, нәшрият һәм массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеге, шулай ук Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларындагы проектларны гамәлгә ашыру белән таныштырды. Әңгәмә барышында Абдул-Хәким Султыгов Татарстан мөфтиятенең эшчәнлеген уңай бәяләде. Казанга сәфәре барышында ул шулай ук «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең яңа биналар комплексын карады һәм мөфтиятнең «Хозур» нәшрият йортында булды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:07
Кояш чыга
7:12
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:50
Ахшам намазы
16:44
Ястү намазы
18:27
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100