Бүген үзенең эш сәфәре кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Бәхрәйн Ислам эшләре буенча Югары Совет рәисе, шәйх Мөхәммәд бен Рәшид Әл Хәлифә белән очрашуында катнашты.
Очрашу вакытында җитәкчеләр хезмәттәшлек юллары турында сөйләштеләр.
Без шулай ук мөнәсәбәтләрне үстерергә омтылабыз. Дини якка килгәндә, безнең аеруча “Россия – ислам дөньясы” кысаларында казанышларыбыз бар. Бу төркемнең ислам дөньясында роле зур” – дип ассызыклады Бәхрәйн Ислам эшләре буенча Югары Совет рәисе һәм Рөстәм Нургали улына “Россия мөселманнарына булган мөнәсәбәте өчен” рәхмәтен җиткерде.
Фото: ТР Президенты сайты.