Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 26нчы көнендә (19нчы гыйнварда), “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Галимҗан Барудига һәм ул нигез салган уку йортының тарихына багышланган музей ачу буенча киңәшмә үткәрелде. Җыелыш Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлап, милли мирасны һәм рухи мәдәниятне саклауга юнәлтелгән башлангычларны тормышка ашыру максатыннан оештырылды. Очрашу “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин катнашында узды.
Киңәшмә эшенә белгечләр буларак Татарстан Республикасы Милли музее вәкилләре – фәнни-экспозиция бүлеге мөдире Татьяна Чканова, әлеге бүлекнең өлкән фәнни хезмәткәрләре Алсу Хәйруллина һәм Миләүшә Хәйруллина чакырылды. Моннан тыш, җыелышта педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Галимҗан Баруди мирасын өйрәнүче, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең актив ярдәмчесе Разия Сәхипова катнашты. Алар музей проектын булдыру, якынча тематика һәм экспозиция төзү, материаллар туплау, оештыру мәсьәләләрен чишү, халыкны һәм шәһәр кунакларын җәлеп итү һ.б. буенча фикерләрен җиткерде.
Разия Сәхипова “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен нигезләүче, олуг галим һәм мәгърифәтченең мирасын һәм шәхси әйберләрен саклау, язма чыганакларны һәм рухи ядкәрләрне бүгенге көндә куллану мөмкинлекләрен барлау, дини уку йортларында аның әсәрләрен өйрәнү хакында сөйләде. Ул Г.Баруди белән бәйле экспонатларны, ул яшәгән чордагы уку-язу әсбаплары, киемнәр, китаплар, карандашлар, кара савытлары һ.б. тарихи әйберләрне туплау буенча тәкъдимнәрен җиткерде.
Бүгенге очрашу барышында Татарстан Республикасы Милли музее вәкилләре шулай ук мәдрәсәдә музей оештыру өчен урын сайлау буенча фикерләрен җиткерде, бүлмәләрне, уку сыйныфларын карадылар, хәзерге заманда музей эшчәнлегендә кулланылучы интерактив технологияләр белән таныштырдылар.
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең 140 еллык тарихи үткәнен истә тотып, әлеге бинада ачылачак музей бүлмәсендә белем алган күренекле шәхесләр, татар зыялылары, мөфтиләр, дин әһелләре, иганәчеләр һ.б. белән бәйле материаллар да урын алыр дип көтелә. Шулай ук уку йортының казанышлары, хәзерге яшәеше, шәкертләр тормышына да урын биреләчәк.