Рамазан ае алдыннан Казан мәчетләренә өмәгә чакырабыз!

07 март 2023 ел 10:04
Рамазан ае алдыннан Казан мәчетләренә өмәгә чакырабыз!

Казанда Рамазан ае алдыннан «Чиста мәчет» акциясе башланды. Гадәттәгечә, изге Рамазан ае алдыннан битараф булмаган мөселманнар Казан мәчетләрен җыештыра. Узган ялларда 30 волонтер Казанның Идел буе районындагы «Әниләр» мәчетенә өмәгә җыелды. Алар беренче ике каттагы тәһарәт алу бүлмәләрен, намаз залларын һәм аскы катта ял көннәрендә дәресләр уза торган кабинетны җыештырды. Хатын-кызлар тузан сөртте, келәмнәрне чистартты, идәннәрне һәм җиһазларны сөртеп чыкты, пәрдәләрне юып элде, ә ир-атлар мәчеткә керү юлларын чистартты, җиһазлар күчерде.

Мөфтият волонтерлары, быел акция башланганнан бирле, «Миргазиян», «Тәүфикъ», «Мәдинә» һәм Апанай мәчетләрен тәртипкә китерергә өлгерде. Чираттагы өмә 12 мартта "Рөстәм" мәчетендә көтелә.

Игелекле эштә (843)237-86-18 телефонына шалтыратып яки телеграмм-каналда «Чиста мәчет» акциясе чатында язылып катнашырга мөмкин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
24
25
26
27
28
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
Rambler's Top100