188 ел элек бөек татар мөселман дин эшлеклесе, ишан, «Рәсүлия» мәдрәсәсенә нигез салучы һәм аның мөгаллиме, суфичылык тарафдары, мәгърифәтче Зәйнулла Рәсүлев туган.
Зәйнулла Рәсүлев 1833 елның 25 мартында Оренбург губернасының Троицкий өязе Шәрип авылында дөньяга килә. Муйнак авылында мәдрәсә тәмамлаганнан соң, ул Троицкида белем алуын дәвам иткән, аннары Аккуҗа авылында мәчет имамы итеп билгеләнгән.
Шәкертлек елларында ул суфичылык белән кызыксына башлаган. 1859 елда Нәкшбәндийя суфичылык тәрикатына кергән.
Зәйнулла Рәсүлев 1884 елдан Троицк шәһәрендәге мәчет имамы булып эшли башлаган. Ул мәчет каршында «Рәсүлия» мәдрәсәсенә нигез салган. Әлеге мәдрәсә Россиядә яңа алымнар кулланып белем бирүче уку йортларыннан берсе булган. Зәйнулла Рәсүлев Россиядә иң күренекле мөселман эшлеклеләреннән берсе булган. Аның бик күп шәкертләре һәм тарафдарлары булган.
Зәйнулла Рәсүлев улы Габдрахман хәзрәт 1936-1950 елларда мөфти, СССР һәм Себер мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе була. Оныгы Атилла Расих (Рәсүлев) – танылган татар язучысы.