“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә хәйриячеләр шәкертләр өчен көн саен ифтарлар үткәрә. Мәҗлесләр 200 кеше өчен оештырыла — мәдрәсәнең көндезге бүлегендә башка шәһәр-районнардан килеп шуның кадәрле кеше белем ала һәм мәдрәсәнең тулай торакларында яши. Ифтарда укучыларның туклану балансын тәэмин итәрлек итеп әзерләнгән салат, беренче һәм икенче ашлар, җиләк-җимеш, яшелчәләрдән авыз итәргә мөмкин.
“Мөхәммәдия” шәкертләре өчен ифтарлар оештыруда һәркем хәленнән килгәнчә (өлешләп яки тулысынча) катнаша ала. Моның өчен теләсә нинди сумманы, “ифтар” сүзен язып, +79046628567 телефон номерына (Хусаин С) беркетелгән банк картасына юлларга мөмкин. Шулай ук +7 917 261-93-19 телефоны буенча мәдрәсә җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга мөрәҗәгать итәргә була.
Исегезгә төшерәбез: хәдисләрдә Рамазан аенда ураза тотучыларны ашаткан өчен бик зур әҗер-савап бирелүе турында китерелә: “Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса яки ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс”. Тагын шунысын да истә тоту мөһим: белем эстәүче шәкертләр Аллаһ юлында булып санала, һәм халыкның мохтаҗ катламына карый.
Билгеле булганча, 25 мартта ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчеләрне республикада ифтарлар уздыруда катнашырга чакырды.
Моннан тыш, Татарстанда “Рамазан — изге гамәлләр ае” хәйрия марафоны игълан ителде. Марафон вакытында һәркем мохтаҗларга ярдәм итә ала.