Татарстанда 2023 елда хаҗга бару өчен гаризалар кабул ителә

19 апрель 2023 ел 08:45
Татарстанда 2023 елда хаҗга бару өчен гаризалар кабул ителә

Татарстанның “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми хаҗ операторы 2023 елда хаҗ кылу өчен гаризалар кабул итә. Мәккә һәм Мәдинәнең изге урыннарында гыйбадәтләр сезоны якынча 8 июньнән алып 20 июльгә кадәр кадәр дәвам итәчәк. Быел хаҗга квоталар төбәкләрнең ихтыяҗларыннан чыгып бүлеп бирелә, Россия өчен квоталарның гомуми саны исә пандемиягә кадәрге күләмгә җитте – 25 000 урын. Моннан тыш, хаҗиләр өчен дөньядагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьтән чыгып кертелгән яшь белән бәйле барлык чикләүләр бетерелде. Рамазан аенда гына “ДУМ РТ Хаҗ” операторы махсус бәяләр буенча хаҗга юлламалар тәкъдим итә! Игътибар: урыннар чикле!

Татарстанда хаҗ калу өчен 4 программа эшләнде. Аларның – 360 мең сумнан алып 962 000 сумга кадәр. Бәяләр кунакханәнең дәрәҗәсе һәм Хәрам мәчетенә ераклыгына, сәфәрнең озынлыгына, маршрутның төренә (самолет белән яки самолет+автобус), туклануга, юлламага корбанның һәм башка хезмәтләрнең кертелүенә карап билгеләнә. Ләкин нинди бәядән булудан карамастан, барлык юлламалар да үз эченә юл һәм трансфер чыгымнарын, Мәккә һәм Мәдинәдә яшәүне, Гарәфә һәм Минада тору һәм туклануны, медицина хезмәтен, гарәп, татар һәм рус телле, шәригать белемле имамның – төркем җитәкчесенең озатып йөрүен, зәм-зәм суын һәм хаҗи комплектын күздә тота. Хаҗи комплектына кирәкле әдәбият һәм букча керә.

«ДУМ РТ Хаҗ» гомрә һәм хаҗны оештыру буенча күпьеллык тәҗрибәгә ия һәм гыйбадәтне мөмкин кадәр уңайлы шартларда Хәнәфи мәзһәбе буенча дөрес рәвештә башкаруны гарантияли. Моның өчен сәфәр алдыннан Нәзарәт белгечләре булачак хаҗиләргә онлайн һәм офлайн рәвештә дәресләр бирә: аларга хаҗның тәртипләре, чит илдә, кунакханәдә, җәмәгать урыннарында, мәчеттә, экскурсияләрдә үзеңне тоту кагыйдәләре һ.б. аңлатыла. Аралашу Zoom, WhatsApp һәм Telegram-да бара.

Хаҗга гариза бирү яки урынны алып калу өчен +7 843-21-21-300, +7-800-555-92-10 телефоннарына шалтыратырга мөмкин. Шулай ук сорауларны WhatsApp и Telegram аша +7-966-240-53-96 һәм +7-965-589-82-30 телефоннарына мөрәҗәгать итәргә була.

Турлар Казаннан һәм Мәскәүдән түбәндәге программалар буенча оештырыла:

 «Эконом комби» –  360 000 сумнан башлап (Рамазан ае уңаеннан махсус акция кысаларында программага туклану чыгымнары кертелде)  

«Эконом авиа» – 400 000 сумнан башлап (Рамазан ае уңаеннан махсус акция кысаларында программага туклану чыгымнары кертелде)  

 «Стандарт» –464 000 сумнан башлап.

«ВИП»  – 962 800 сум* (*әлеге бәягә кунакханәдә 4 кешелек номерда керә)

1. «Эконом – комби» Казаннан һәм Мәскәүдән:

- Сәфәрнең озынлыгы - 25-35 көн (шул исәптә Мәдинәдә 3 көн);

- Маршрут төре – самолет+автобус;

- Мәккәдә уңайлы җирдә урнашкан хаҗиләп йортларында тору (2 тапкыр туклану кертелгән*);

* Туклану чыгымнары юлламаның 100% бәясен Рамазан ае тәмамланганчы түләгән очракта кертеләю  

- Мәдинәдә кунакханәдә тору, Пәйгамбәр мәчетеннән 600 метрдан да артмаган ераклыкта;

- 4-6 кешелек номерда тору;

- Дини белемле, гарәп телендә иркен аралашкан тәҗрибәле җитәкчеләрнең озатып йөрүе;

- Сәфәргә чыкканчы Хаҗ гыйбадәтләренә өйрәтү, сәфәр барышында вәгазьләр һәм дәресләр;

- Тәүлек буе медицина хезмәте (медпункт – кунакханәдә, 24/7);

- Согуд Гарәбстаны Корольлеге визасын һәм башка документларны әзерләү;

- Мина, Гарәфә, Мөздәлифәдә чатырлы лагерьдә яшәү;

- бүләккә 5 л зәм-зәм суы;

- Хаҗи комплекты: бейдж, кирәкле әдәбият, сумка (рюкзак).

2.  «Эконом авиа» Казаннан һәм Мәскәүдән:

- Сәфәрнең озынлыгы - 25-35 көн (шул исәптә Мәдинәдә 3 көн);

- Самолетлы маршрут;

- Мәккәдә уңайлы җирдә урнашкан хаҗиләп йортларында тору (2 тапкыр туклану кертелгән*);

* Туклану чыгымнары юлламаның 100% бәясен Рамазан ае тәмамланганчы түләгән очракта кертеләю  

- Мәдинәдә кунакханәдә тору, Пәйгамбәр мәчетеннән 600 метрдан да артмаган ераклыкта;

- 4-6 кешелек номерда тору;

- Дини белемле, гарәп телендә иркен аралашкан тәҗрибәле җитәкчеләрнең озатып йөрүе;

- Сәфәргә чыкканчы Хаҗ гыйбадәтләренә өйрәтү, сәфәр барышында вәгазьләр һәм дәресләр;

- Тәүлек буе медицина хезмәте (медпункт – кунакханәдә, 24/7);

- Согуд Гарәбстаны Корольлеге визасын һәм башка документларны әзерләү;

- Мина, Гарәфә, Мөздәлифәдә чатырлы лагерьдә яшәү;

- Мина һәм Гарәфәдә туклану;

- бүләккә 5 л зәм-зәм суы;

- Хаҗи комплекты: бейдж, кирәкле әдәбият, сумка (рюкзак).

- бүләккә 5 л зәм-зәм суы;

- тәүлек буе медицина хезмәте.

3. «Стандарт» Казаннан һәм Мәскәүдән:

- Сәфәрнең озынлыгы - 14-25 көн (шул исәптә Мәдинәдә 3 көн);

- Самолетлы маршрут;

- Хәрам мәчетеннән 1,5-2 км-дан да артмаган ераклыктагы кунакханәдә урнашу (Хәрам мәчетенә кунакханәдән трансфер каралган);

- Мәдинәдә Пәйгамбәр мәчетеннән 350 метрдан да артмаган ераклыктагы кунакханәдә урнашу;

- 3-5 кешелек номерда тору;

- Дини белемле, гарәп телендә иркен аралашкан тәҗрибәле җитәкчеләрнең озатып йөрүе;

- Сәфәргә чыкканчы Хаҗ гыйбадәтләренә өйрәтү, сәфәр барышында вәгазьләр һәм дәресләр;

- Тәүлек буе медицина хезмәте (медпункт – кунакханәдә, 24/7);

- Согуд Гарәбстаны Корольлеге визасын һәм башка документларны әзерләү;

- Мина, Гарәфә, Мөздәлифәдә чатырлы лагерьдә яшәү;

- Мәккә һәм Мәдинә кунакханәләрендә туклану (2 тапкыр, төрек ашлары);

- Мина һәм Гарәфәдә туклану;

- Корбан чалу чыгымнары бәягә кертелгән;

- бүләккә 5 л зәм-зәм суы;

- Хаҗи комплекты: бейдж, кирәкле әдәбият, сумка (рюкзак).

- бүләккә 5 л зәм-зәм суы;

- тәүлек буе медицина хезмәте.

4. V.I.P.

- Сәфәрнең озынлыгы - 12-14 көн (шул исәптә Мәдинәдә 3 көн);

- Самолетлы маршрут;

- Мәккәдә Хәрам мәчете җирлегендә 5* кунакханәдә (Fairmont яки аналог) урнашу;

- Мәдинәдә 5* кунакханәдә (Pullman Zamzam Madina* яки аналог) урнашу;

- 2-4 кешелек номерларда тору* (*соңгы бәя номерда яшәгән кеше санына карап билгеләнә);

- Аэропорттан кунакханәгә һәм кире, шулай ук шәһәрләр арасында һәм экскурсияләр вакытында трансфер (VIP автобуслары);

- Дини белемле, гарәп телендә иркен аралашкан тәҗрибәле җитәкчеләрнең озатып йөрүе;

- Сәфәргә чыкканчы Хаҗ гыйбадәтләренә өйрәтү, сәфәр барышында вәгазьләр һәм дәресләр;

- Согуд Гарәбстаны Корольлеге визасын һәм башка документларны әзерләү;

- Мина, Гарәфә, Мөздәлифәдә чатырлы лагерьдә яшәү;

- Мәккә һәм Мәдинә кунакханәләрендә туклану (швед өстәле);

- Мина һәм Гарәфәдә туклану;

- Корбан чалу чыгымнары бәягә кертелгән;

- Хаҗи комплекты: ихрам, бейдж, кирәкле әдәбият, сумка (рюкзак);

- бүләккә 5 л зәм-зәм суы;

- тәүлек буе медицина хезмәте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы