Бүген, Шәүвәл аеның 9 нчы көнендә (29 апрельдә) Татарстанның Азнакай шәһәрендә ир-атлар арасында алтынчы тапкыр Коръән укучыларның “Әсләм” республика бәйгесе узды. Бәйгене Татарстан мөфтияте, Көньяк-көнчыгыш төбәк казыяты, Азнакай шәһәре һәм Азнакай районы мөхтәсибәте, Азнакай районы хакимияте, Шакировлар гаиләсе оештырды. Бәйгенең төп максатларының берсе булып иң яхшы Коръән-хафизны ачыклау, Коръәнне яттан белүне популярлаштыру максатын күздә тотты.
Алдагы еллардан аермалы буларак, быел җиңүчеләр дүрт номинациядә ачыкланды:
– Коръәннең соңгы ике җүзен яттан белү;
– Коръәннең соңгы сигез җүзен яттан белү;
– Коръәнне тулысынча яттан белү (хифз);
– Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән мүсхәфтән уку (тиләвәт). Соңгы номинациядә Коръәнне татар мәкаме белән укыган өчен өстәмә баллар каралган иде.
Бәйгедә катнашучы 50 дән артык кеше – Казан, Түбән Кама, Чистай һәм Ульяновск шәһәрләреннән, Татарстанның Кукмара, Мөслим, Балтач, Ютазы, Әгерҗе, Биектау, Лениногорск, Бөгелмә, Лаеш, Тукай районнарыннан. Аларның белемнәрен КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән-хафизлар үзәге җитәкчесе, ислам фәннәре докторы Габдерәшит хәзрәт Фәизов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяләде. Бәйгедә җиңүчеләр – кыйммәтле бүләкләр һәм призлар, ә барлык катнашучылар кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләнде.
Бәйге нәтиҗәләре:
2 җүз номинациясендә:
1 урын - Вәлиев Әзгам Айдар улы
2 урын - Хәбибулов Раил Рамил улы
3 урын - Алимов Исмаил Альберт улы
8 җүз номинациясендә:
1 урын - Алашеев Тимур Павлович
2 урын - Илнуров Ислам
3 урын - Бикмаев Сөләйман
Тиләвә номинациясендә:
1 урын - Хәйбрахманов Хәлил
2 урын - Хаҗиев Илназ Илдар улы
3 урын - Шәрипов Мөхәммәд Хәсән улы
Хифз номинациясендә:
1 урын - Кәримов Мирзомурод Курвонали улы
2 урын - Сангаков Мөхәммәд Толибжон улы
3 урын - Сатторов Усмон Абдуназар улы
Тамашачы күңелен яулаган иң яшь катнашучы - Алашеев Дамир Павлович
Җиңүгә омтылыш күрсәткән өчен - Газизуллин Хәким Абдурашид улы