Бүген, 15нче майда, Татарстан башкаласында “Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез” юбилей V Шәҗәрә фестиваленә йомгак ясалды. Республика этабында җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләкләде. Әлеге чарада шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.
Нәсел нәҗәрәсе фестивале өч этапка бүлеп үткәрелде: муниципаль, зона һәм республикакүләм. Соңгы этапка алты гаилә чыкты: Лозов-Ярцевлар гаиләсе (Казан), Хантимировлар гаиләсе (Саба районы), Габдерахмановлар гаиләсе (Ютазы районы), Әхмәтҗановлар гаиләсе (Зәй районы), Андреевлар гаиләсе (Аксубай районы) һәм Гарәфетдиновлар гаиләсе (Кайбыч районы). Бәйге нәтиҗәләре буенча Саба районыннан килгән гаилә җиңү яулады.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Нәсел шәҗәрәсе фестивале нәсел шәҗәрәсе традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, гаилә багланышларын ныгытуга, Татарстанның һәм үз гаиләсенең тарихына кызыксыну уятуга ярдәм итә. Бу елларда фестивальнең барлык этапларында 45 районнан 700дән артык гаилә – 10 меңнән артык кеше катнашты.
– Еллар узу белән без үткәннәр турында ешрак уйланабыз: үз илебез, туган ягыбыз, гаиләбез тарихы турында. Нәсел шәҗәрәсе бер ыру вәкилләрен санап кына калмый, ә үзеңне бер-берсен алыштыручы буыннарның бердәм агымының аерылгысыз өлеше булып тоярга мөмкинлек бирә. Шунысы куанычлы, бүген үз нәселенең тарихын өйрәнү һәм нәсел шәҗәрәсе төзү гадәти булмаган популярлык яулады, – диде ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары файдаланылды.