Экспертлар тарафыннан хәрби фетнә буларак бәяләнгән вакыйгалар чыгу сәбәпле, Диния Нәзарәте дин кардәшләрне Ватанга каршы оештырылган теге яки бу чуалышларда катнашудан тыелырга чакыра һәм Коръәннән бер аять турында искә төшерә:
وَالْفِتْنَةُ أَشَدُّ مِنَ الْقَتْلِ
"Фетнә үтерүдән начаррак" ("әл-Бәкарә" сүрәсе, 191 аять). Раббыбыз бу сүзләрендә үтерүне акламый, ә гыйсъянның җимергеч нәтиҗәләргә һәм күпсанлы кеше үлеменә китерергә мөмкинлеге хакында кисәтә.
Пәйгамбәребезнең ﷺ мондый сүзләр әйтүе дә мәгълүм:
إِنَّ السَّعِيدَ لَمَنْ جُنِّبَ الْفِتَنَ إِنَّ السَّعِيدَ لَمَنْ جُنِّبَ الْفِتَنَ إِنَّ السَّعِيدَ لَمَنْ جُنِّبَ الْفِتَنَ وَلَمَنِ ابْتُلِيَ فَصَبَرَ فَوَاهًا "
Ягъни ул өч тапкыр кабатлый: "Фетнәдән ерак торган, һичшиксез, бәхеткә иреште". Һәм өсти: "Фетнәгә мәҗбүри рәвештә кертелеп, сабыр иткән кеше дә нинди яхшы гамәл эшләде".
Килеп чыккан вакыйгаларга бәяне бары тик компетентлы органнар гына бирә ала, гади халык һәм солдатлар өчен исә, төгәл һәм хак мәгълүматларга ия булмаган килеш, фетнәләрдә катнашмаулары һәм таркау мәлләрдән файдаланып аларны оештыручы гыйсъянчыларга иярмәүләре яхшырак булыр.