Бүген, Мөхәррам аеның 7нче көнендә (25нче июльдә) Чаллы шәһәрендә истәлекле вакыйга – Җәмигъ мәчетенең төп гөмбәзенә ярымай урнаштыру тантанасы булып узды. Әлеге чарада Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов, Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Җәмигъ мәчете төзелеше фонды җитәкчелеге һәм иганәчеләре, имамнар, Җәмигъ мәхәлләсе халкы һәм башка кунаклар катнашты.
Тантана Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлаховның һәм имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның сәламләү һәм котлау сүзләре белән башланып китте. Соңрак Коръән укып дога кылганнан соң, тәкбир әйтеп Җәмигъ мәчетнең төп гөмбәзенә ярымай урнаштырылды. Өйлә намазы да биредә, мәчетнең 3нче катында укылды.
Моннан тыш, 24нче июль көнне Җәмигъ мәчетенең ике кече манарсына ярымайлар куелган иде.